Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кобудо – спорт, сәламәтлек, характер

Бәйрәм көннәрендә "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында күпсанлы җанатарлар җыйган азартлы ярышлар булды. Татарстанның 15 районыннан һәм күрше Удмуртиядән төрле авырлык категориясендәге 450 спортчы кобудо көнчыгыш хәрби сәнгате ярышларында чемпион титулы исеме өчен көрәште. - Безнең шәкертләр өчен яллар юк диярлек. Ярышлар графигы бик тыгыз. Әгәр балаларның нәтиҗәгә ирешүгә омтылышы бар икән,...

Бәйрәм көннәрендә "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында күпсанлы җанатарлар җыйган азартлы ярышлар булды.
Татарстанның 15 районыннан һәм күрше Удмуртиядән төрле авырлык категориясендәге 450 спортчы кобудо көнчыгыш хәрби сәнгате ярышларында чемпион титулы исеме өчен көрәште.
- Безнең шәкертләр өчен яллар юк диярлек. Ярышлар графигы бик тыгыз. Әгәр балаларның нәтиҗәгә ирешүгә омтылышы бар икән, димәк үҗәтлек белән шөгыльләнергә, үзләрендә ихтыяр көче һәм характер тәрбияләргә, барлык спорт бәйгеләрендә актив катнашырга кирәк, - ди "Химик" ССК директоры, ТР Кобудо федерациясе президенты Сергей Лисютин.
Ярышларны Казан, Минзәлә, Яр Чаллы, Идел буе районы, Теләче, Тукай районы, Түбән Кама, Чистай, Балык Бистәсе, Буа, Зәй, Алабуга, Можга, Ижевскидан спортчылар парады ачты.
Менделеевск данын "Химик" ССК һәм "Сатори" клубының 40 шәкерте яклады.
Катнашучыларны район башлыгы Игорь Привалов исеменнән сәламләп, урынбасары Рөстәм Хәбибуллин аларга яңа җиңүләр теләде.
ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров болай дип билгеләде:
- Бүген Россия үзен спорт державасы буларак тәкъдим итә. Моның дәлиле - безнең спортчыларның Сочидагы Кышкы олимпиадада җиңүе. Республикада да физкультура һәм спортны үстерү өчен күп эшләр башкарылуы куандыра.
Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән бездә дә, спорт шөгыльләре өчен уңай шартлар тудырылган. Японнар кобудоны милли казаныш дип игълан итте. Димәк, бу спорт төре - абруйлыларның берсе. Уңышлар сезгә!
ТР буенча россия Хәрби сәнгать союзы филиалының башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даршков сәламләү сүзендә ТР Кобудо федерациясе 22 февральдә Казанда узган ТР Хәрби сәнгатьләр беренче ачык фестивалендә уңышлы чыгыш ясады, дип билгеләп үтте һәм спортчыларга нәтиҗәле көрәш теләде. ТР Кобудо федерациясе президенты Сергей Лисютин Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына, ТР буенча Россия Хәрби сәнгать союзы филиалының башкарма комитетына, район җитәкчелегенә һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда йогынтылары өчен район башлыгы Игорь Приваловка, кобудо клубының мактаулы остазы Рөстәм Гафаровка, "Спецстрой" ҖЧҖ генераль директоры Геннадий Парамоновка, Идел буе дәүләт физкультура һәм туризм академиясе филиалы директоры Александр Кузнецовка, район прокуроры Айрат Галимәрдәновка, "Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Абдрахмановка, "Менделеевск" МҮ директоры Лариса Кривилёвага, БИҮ директоры Әлфия Талыйповага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ярышларны ачу тантанасында "Очарование" балалар бию ансамбле (җитәкчесе Гүзәл Зиннәтуллина) спортчыларга күңелле мизгелләр бүләк итте.
Бәйге җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Шунысы куанычлы, безнең шәкертләр 15 - алтын, 7 - көмеш, 5 бронза медаль алдылар. Иң күп призёрларны тәҗрибәле тренер Лилия Богатова бирде.
Тренер Рөстәм Зариповта шөгыльләнүче җиде яшьлек Арслан Бабаджанов иң кечкенә алтын призёр булды.
- Улым канәгатьләнеп көнчыгыш бермә-бер сугышы белән шөгыльләнә. Спорттагы аерым казанышлары өчен грамоталары бар иде. Ул медаль турында хыялланды. Бүген хыялы чынга ашты. Арсланга кубок та, медаль дә, диплом да тапшырдылар, - ди горурлык хисе белән яшь чемпионның әтисе Равшан Тулкинович.

Лариса Кривилёва

Автор фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Химик