Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кырык ел спорт залында

Безнең илдә 1939 елдан билгеләнүче Физкультурачылар көне физкультура хәрәкәте ветераннары белән очрашуга сәбәп булды. Тамара Михайловна Хаирова, 3 нче мәктәпнең физкультура укытучысы: - Мин 40 ел физкультура укытучысы булып эшләдем, хәзер пенсиядә, физкультура белән дача участогында шөгыльләнәм. Хәзер дә йөзү, баскетбол белән мавыгам. Студентлык елларында физкультура техникумының җыелма командасы өчен...

Безнең илдә 1939 елдан билгеләнүче Физкультурачылар көне физкультура хәрәкәте ветераннары белән очрашуга сәбәп булды.
Тамара Михайловна Хаирова, 3 нче мәктәпнең физкультура укытучысы:
- Мин 40 ел физкультура укытучысы булып эшләдем, хәзер пенсиядә, физкультура белән дача участогында шөгыльләнәм. Хәзер дә йөзү, баскетбол белән мавыгам. Студентлык елларында физкультура техникумының җыелма командасы өчен волейбол уйный идем. Мәктәптә дә балаларны уен төрләренә - баскетбол, волейболга, хөкем итү кагыйдәләренә өйрәттем. Күп тапкырлар шәһәр ярышларында катнаштым. Безнең йөгерешчеләр алты ел рәттән шәһәр эстафетасында призлы урыннар яуладылар. Балалар белән республика олимпиадаларында җиңүләргә ирештек. Миңа эшем ошый иде. Хәзер урамда укучыларым очраса, исәнләшәләр, рәхмәт әйтәләр. Бу укытучы өчен югары бүләк. Туганнарым, якыннарым да сәламәтлек нигезе булган спорт белән дус яшиләр.
Татьяна Сергеевна Тарасова, 4 нче мәктәпнең физкультура укытучысы:
- Мин нигә нәкъ менә бу фәнне сайладыммы? Үрнәк алу өлгесе булган искиткеч физкультура укытучыбыз Павел Петрович Маяковка буладыр. Ул бездә волейболга мәхәббәт тәрбияләде, чаңгыга бастырды, спортны бәяләргә өйрәтте. Мәктәптән соң мин һич икеләнмичә Әлмәт физкультура техникумына кердем, аннан укуымны Казан пединститутында физкультура факультетында дәвам иттем. 1969 елдан 4 нче мәктәптә укытучы булып эшләдем. Бу кызыклы, вакыйгаларга бай еллар иде. Кызларны гимнастика буенча ярышларга алып барганым истә. Дөрес, беренче елны нәтиҗәләр без көткәнчә булмады (әзерләнергә махсус снарядлар юк иде), аннан соңгы елда нәтиҗәләрне яхшырттык. Хәзер нигездә спорт мәйданчыкларында эшлим.
Кызганычка каршы, замана балаларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Махсус төркемдә торучыларның саны арта. Элек укучыларны спорт залларыннан куып чыгарып булмаса, хәзер алар буш вакытларын компьютер экраннары каршында үткәрәләр. Ә бит спортның һәр төре үзенчә файдалы. Ләкин иң оптималь дип баскетболны исәплим, ул координацияне, көчне, җитезлекне һәм тизлекне үстерә. Минемчә, спортка игътибарны арттырырга, ярышларны ешрак уздырырга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Физкультурачылар кљненђ

2
X