Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Өлкәннәр спартакиадасы

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында спартакиада уздырылды. Аны Социаль яклау идарәсе белән берлектә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Ветераннар хорына йөрүчеләр ярышта катнашучыларга көч биреп торырга җыелдылар. Спорт уеннарының баш судьясы "Батыр" спорт мәктәбе директоры Ринат Фәттахов, спартакиаданы ачып, ярышка әзерлек турында рапорт бирде. Башкарма комитет...

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында спартакиада уздырылды. Аны Социаль яклау идарәсе белән берлектә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
Ветераннар хорына йөрүчеләр ярышта катнашучыларга көч биреп торырга җыелдылар. Спорт уеннарының баш судьясы "Батыр" спорт мәктәбе директоры Ринат Фәттахов, спартакиаданы ачып, ярышка әзерлек турында рапорт бирде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов спорт залына җыелган өлкән яшьтәгеләрнең оптимист, көчле рухлы булуларына соклануын белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Социаль яклау үзәге начальнигы Әлфия Салаватуллина залга җыелганнарны шул өлкә министры Айрат Шәфигуллин исеменнән тәбрикләде. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае хезмәткәре Михаил Харитоновның "Дорогие мои старики" җырын башкаруы чараның бизәге булды.
Ярышлар өч төр: шахмат, шашка уеннары һәм дартс буенча оештырылды. Бәйгедә катнашучылар көч сынашканда Юлия Матвеева җанатарлар һәм тамашачылар өчен физзарядка оештырды. Менә җиңүчеләрне игълан итәр мизгел дә килеп җитте. Дартс буенча Роза Пенькинага тиңнәр булмады. Нина Романова төз ату буенча - икенче, Венера Шәрәфиева өченче урынга лаек дип табылды. Шашка уенында хатын-кызлардан Сания Бекниязова - беренче, Татьяна Тарасова икенче урынны яулады. Ир-егетләр арасында бу төр ярышта Николай Прохоров - беренче, Рамил Әбдрәшитов икенче урынга чыкты. Шахмат уенында көч сынашучы хатын кызлардан Әлфия Садыйковага тиңнәр табылмады. Сания Бекниязова икенче урында булды. Шахмат сөюче ир-егетләрдән Николай Прохоров беренчелекне яулады, Эрнест Хафизов икенче урынга чыкты.
Җиңүчеләргә акчалата премияләр бирелде.
Р.Сәхапов фотосы
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевский район спартакиада Менделеевск яналыклары

2
X