Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Район данын арттыралар

Алабугада бадминтон буенча узган зональ Татарстан беренчелегендә яшь менделеевлылар төрле разрядларда җиңүгә ирештеләр. Унике яшьлек Елизавета Чугунова, Актаныш, Әгерҗе, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама спортчыларын артта калдырып, абсолют җиңүче дип аталды, чөнки аңа ялгыз, парлы, катнаш-парлы (микст) чыгышларда тиңнәр булмады. 10 яшьлек сеңлесе Анастасия, апасыннан бер дә калышмыйча, парлы ярышта...

Алабугада бадминтон буенча узган зональ Татарстан беренчелегендә яшь менделеевлылар төрле разрядларда җиңүгә ирештеләр.
Унике яшьлек Елизавета Чугунова, Актаныш, Әгерҗе, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама спортчыларын артта калдырып, абсолют җиңүче дип аталды, чөнки аңа ялгыз, парлы, катнаш-парлы (микст) чыгышларда тиңнәр булмады. 10 яшьлек сеңлесе Анастасия, апасыннан бер дә калышмыйча, парлы ярышта беренче, микстта - икенче булды. Кызлар чаңгыда йөрергә, йөзәргә, тимераякта шуарга да яраталар.
Гимназиялеләр Тимофей Маслихин белән Максим Лукшин да сынатмадылар. Тимофей ялгыз һәм парлы ярышларда беренчелекне яулады, Анастасия белән микстта икенче урынга чыкты. Максим парлы һәм микст уеннарында икенчелекне алды. Җиңүчеләргә акчалата премия, медаль һәм грамота тапшырылды.
Яшь спортчыларны ярышларга Тәнзилә Шәйхулова әзерләгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Бадминтон

2
X