Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Сатори” горурлыгы – шәкертләре

2012 елдагы эшчәнлек йомгаклары белән "Сатори" яшүсмерләр клубы директоры Лилия Богатова таныштырды. Аның сүзләренчә, клуб традицион каратэ, спорт кул сугышы, көнчыгыш хәрби кара-каршы көрәше (кобудо), атлетик гимнастика юнәлешләре буенча эш алып бара. Анда 6 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр шөгыльләнә. Биш тренер күнекмәләр үткәрә. Яшь спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда, күрсәтмә чыгышларда...

2012 елдагы эшчәнлек йомгаклары белән "Сатори" яшүсмерләр клубы директоры Лилия Богатова таныштырды.
Аның сүзләренчә, клуб традицион каратэ, спорт кул сугышы, көнчыгыш хәрби кара-каршы көрәше (кобудо), атлетик гимнастика юнәлешләре буенча эш алып бара.
Анда 6 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр шөгыльләнә. Биш тренер күнекмәләр үткәрә. Яшь спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда, күрсәтмә чыгышларда катнаша. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы һәм тәрбиягә авыр бирелә торган балалар белән эш аерым план нигезендә алып барыла.
17 ел дәвамында җәй көне "Яшь мастер" палаткалы сәламәтләндерү-спорт лагеры оештырыла.
2012 елда "Сатори" клубы "Спорт юнәлешендәге иң яхшы яшүсмерләр клубы" номинациясендә республика конкурсында җиңүче булды.
Клубның горурлыгы - аның шәкертләре, Россия һәм республика ярышларында җиңүчеләр, призлы урыннар яулаучылар: Роман Филатов, Богдан Подшивалов, Игорь Павлов, Максим Бороздюхин, Лариса Павлова, Гөлназ Минаҗетдинова һ.б. лар.
Клуб подвал бинасында урнашкан, 1995 елдан эшли, капиталь ремонт таләп ителә.
- Клубның торышын өйрәнәбез, - дип ышандырды район башлыгы Игорь Привалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђми