Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Әни, әти һәм мин

1 нче гимназиянең спорт залында "Әни, әти һәм мин - спорт гаиләсе" исемле конкурс уздырылды. Ярышларда әти-әниләр һәм 1, 2, 3 нче сыйныфлар (җитәкчеләре А.Исхакова, М.Смирнова, Л.Крюкова) укучыларыннан торган алты команда катнашты. Спортчылар үз командаларына исем сайладылар, эмблема, речевка әзерләделәр һәм җиңүгә җитди ният тоттылар. Җанатарлар хуплавы астында спортчылар ярыш...

1 нче гимназиянең спорт залында "Әни, әти һәм мин - спорт гаиләсе" исемле конкурс уздырылды.
Ярышларда әти-әниләр һәм 1, 2, 3 нче сыйныфлар (җитәкчеләре А.Исхакова, М.Смирнова, Л.Крюкова) укучыларыннан торган алты команда катнашты. Спортчылар үз командаларына исем сайладылар, эмблема, речевка әзерләделәр һәм җиңүгә җитди ният тоттылар. Җанатарлар хуплавы астында спортчылар ярыш этапларын үттеләр. Музыкаль тәнәфес вакытында бишенче сыйныф укучылары бию һәм Регина Нәбиуллина җыр башкардылар.
Жюри рәисе Т.Анисимова конкурс нәтиҗәләре белән таныштырды. Фаразетдиновлар командасы җиңүче булды. Тихоновлар - икенче, Саидовлар өченче урыннарны яуладылар. "Көчле рухлы гаилә" титулына Калягиннар һәм Жулановлар лаек булды, Крюковлар "Тату гаилә" дип игълан ителде. Педагоглар А.Елизарова һәм М.Буханова уеннарны оештыручы булды. Бәйрәм мавыктыргыч үтте. Балалар һәм әти-әниләр күңел күтәренкелеге һәм яхшы тәэсирләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Балалар