Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт иртәсе, яки барыбыз да чаңгы юлына!

Ял көннәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район башлыгы призына "Татарстан чаңгы юлы-2014" ярышлары узды. Шимбә иртәсендә "Батыр" спорт-яшүсмерләр мәктәбе территориясендә музыка уйнады, халык күп һәм бик күңелле булды. Бозлавык булуга карамастан, олысы-кечесе шунда агылды. Бәйгегә җитештерү коллективлары һәм район учреждениеләре вәкилләре: профессионаллар һәм чаңгы ярышларын яратучылар җыелды....

Ял көннәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район башлыгы призына "Татарстан чаңгы юлы-2014" ярышлары узды.
Шимбә иртәсендә "Батыр" спорт-яшүсмерләр мәктәбе территориясендә музыка уйнады, халык күп һәм бик күңелле булды. Бозлавык булуга карамастан, олысы-кечесе шунда агылды. Бәйгегә җитештерү коллективлары һәм район учреждениеләре вәкилләре: профессионаллар һәм чаңгы ярышларын яратучылар җыелды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов ярышта катнашучыларны сәламләде.
Павел Степанович жыелганнарның алкышлары астында спорт мастерлыгына кандидат нормативларын үтәгән "Сатори" яшүсмерләр клубы һәм "Химик" ССК спортчылары Лариса Павлова, Мария Карманова (тренерлары Лилия Богатова), Максим Кузнецовка (тренеры Сергей Лисютин) таныклыклар тапшырды.
Ярышларның баш судьясы Ринат Фәттахов әзерлек турында рапорт бирде. VIP-чабышта беренче булып предприятие һәм оешма җитәкчеләре старт алды. Алар узышкан арада, без менделеевлылар белән әңгәмә кордык.
- Бүген чаңгы ярышында безнең мәктәптән 13 укучы катнаша, - ди 4 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Игорь Чернов. - Өченче чиректә алар "Батыр" яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында парлы дәресләргә йөриләр. Балалар төрле яктан камилләшергә: спорт уеннарында уйнарга, чаңгы һәм тимераякта шуа белергә тиеш дип саныйм.
1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Ульяна Курихина чаңгы ярышында беренче тапкыр гына катнашмый һәм җиңүгә өмет тота. Соңрак билгеле булганча, 13-14 яшьлек кызлар арасында ул беренчелекне алды.
Өченче сыйныфтан Дмитрий Соловьёв нәфис сүз остасы гына түгел, чаңгыда да оста шуучы. Аның хуплау төркеме зур: әти-әнисе, әбисе һәм сеңлесе Эвита.
- Дима сыйныфта чаңгы буенча алдынгылыкны бирми, - диләр туганнары. - Бүген ул калган укучылар белән берлектә гимназия данын яклаячак.
"Заводская трибуна" газетасы редакторы Светлана Романова һәм профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина күңел биреп химия заводы командасы өчен җан аталар. Алар заводлыларны стартка дәртләндереп озаталар, һәм шунда ук финишта каршы алырга, фотога төшерергә, котларга ашыгалар.
Степановлар гаиләсеннән ярышта җиде кеше катнаша. Ике яшьлек уллары Саша алар өчен җан ата. Әти-әнисе Елена һәм Михаил берничә елдан уллары да чаңгыга басар дип өметләнә.

Вәсилә Мортазина

Алкышлыйбыз!

Нәтиҗәдә Яңабирдедән өч яшьлек Диана Егорова спорт бәйгесендә иң яшь катнашучы, 75 яшьлек Азат Муллаҗанов иң өлкән яшьтәге катнашучы буларак танылды.
Игорь Кривилёв һәм Надежда Маслихина (VIP-чабыш), Екатерина Сандакова һәм Арслан Николаев (7-9 яшь), Елизавета Чугунова һәм Родион Николаев (10-12 яшь), Ульяна Курихина һәм Антон Фоминов (13-14 яшь), Алина Борисова һәм Владимир Антонов (15-17 яшь), Мария Панкратова һәм Алексей Леонтьев (18-29 яшь), Лариса Назарова һәм Игорь Кривилёв (30-39 яшь), Елена Николаева һәм Леонид Белоногов (40-49 яшь), Лидия Панкратова һәм Николай Малков (50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк) үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар.
Гомуми исәптә "Менделеевсказот"- беренче, Татар Чаллысы һәм Ижёвка авыл җирлеге командалары икенче һәм өченче урынга чыкты.

Реклама


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Татарстан чаћгы юлы2014

2
X