Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт һәм яшьлек бәйрәме

Якшәмбе көнне газетабыз корреспондентлары Казанда Бөтендөнья Универсиадасында тамашачы булдылар. Интернет аша 7 июльгә ярышлар программасы белән танышып, юлга чыктык. Бу көнне җиңел атлетлар, фехтование, көрәш, бокс, гимнастика белән шөгыльләнүчеләр, волейболчылар һәм башкалар көч сынашты. Шуның өстенә, барлык теләүчеләргә мәдәни Универсиада кысаларында музей, театр, концертзаллары, паркларда йөрү мөмкинлеге бирелде. Казан урамында...

Якшәмбе көнне газетабыз корреспондентлары Казанда Бөтендөнья Универсиадасында тамашачы булдылар.
Интернет аша 7 июльгә ярышлар программасы белән танышып, юлга чыктык. Бу көнне җиңел атлетлар, фехтование, көрәш, бокс, гимнастика белән шөгыльләнүчеләр, волейболчылар һәм башкалар көч сынашты. Шуның өстенә, барлык теләүчеләргә мәдәни Универсиада кысаларында музей, театр, концертзаллары, паркларда йөрү мөмкинлеге бирелде. Казан урамында чит телдә сөйләшүчеләр, кояшның кыздыруы алар өчен гадәти булган Африка илләре вәкилләре очраштырды. Ә кайбер казанлылар һәм кунаклар балалары белән эсселектән котылу өчен газоннар һәм яшел үсемлекләргә сибү системасы астына кереп бастылар.
Җиңел атлетика ярышлары барган стадионга керү билеты бер кешегә 100 сум булды. Трибунага үтәр өчен җентекле тикшерү үтәргә кирәк, полицейскийлар, аэропорттагы кебек, махсус җиһаз ярдәмендә сумкадагы әйберләрне тикшерделәр, телефонның эшләү дәрәҗәсен ачыкладылар. Универсиаданың һәр объектында - бассейнмы, бокс үзәгеме - шундый куркынычсызлык чаралары күрелде, соңгысында ярыш карарга килгән Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе боксчылары командасы белән очраштык. Менделеевлыларның күбесе - педагоглар, укучылар, спортчылар, аерым гаиләләр бу көнне Универсиада карарга килгән иде.
Билбаулар белән көрәш "Ак барс" сараенда узды. Безнең якташыбыз дөнья чемпионы Владислав Гудовский 1/16 финалда Монголиянең авыр үлчәүле спортчысы Сугарьяргал Болдпурев белән очрашты. Гаммәви мәгълүмат чараларында: 100 килограммнан югары авырлыкта көрәшүче Гудовский очколар буенча оттырды. Соңгы нәтиҗә - Болдпурев файдасына исәп 7:3. Баштан бил алышу тигез барды, спортчыларның берсенә дә өстенлек бирелмәде. Әмма бераздан Владислав Монголия вәкиленең һөҗүм итүенә каршы тора алмый башлады. Спортчыбызның көче кимүе сизелә иде. Владислав Гудовский бар көченә тырышып, көндәшенә лаеклы каршы торса да, Болдпурев өскә чыкты.
Гаҗәпкә каршы, без Интернеттан Владислав Мамадыш данын яклаучы спортчы дигән мәгълүмат таптык. Автор хәбәр итүенчә, узган җәйдә 24 яшьлек көрәшче җәрәхәтләнә, операция кичерә, табибларның тыюына каршы спорт карьерасын дәвам итә. Аның җиңелүе дә, бәлки, шуның белән аңлашыладыр.
Универсиада маршрутлары буйлап хәрәкәт итү юлында без даими аклы-кызыллы форма кигән кешеләр-волонтерлар белән очраштык. Казан авыл хуҗалыгы университеты студентлары Альбина һәм Зарина әйтүенчә, алар шундый күләмле чарада катнашулары белән горурланалар. Ирекле ярдәмчеләр санына яшьләр генә алынмады. Гөлнара Ташановага 40 яшьтән артык. Ул Санкт-Петербургтан, ренгент кабинетта эшли. Универсиадага ничек эләгүен болай аңлата:
- Мин гомерем буена волонтер. Махсус шушы вакытка отпуск алдым һәм үкенмим. Яхшы шартларда яшибез һәм эшлибез, шәһәргә карап, казанлыларның кунакчыллыгын күреп сокланабыз.
Язмыш кушуы буенча Гөлнараны Санкт-Петербург волейбол үзәгендә очраттык. Анда Бразилия һәм Кытайның ирләр җыелма командалары арасында волейбол матчы бара иде. Бразилиялеләр үзләрен ышанычлы тоттылар һәм 3:0 исәбе белән оттылар. Уенны күзәтеп торучы бер менделеевлы:
- Безнең Карпов заводы егетләре яхшырак уйный, - дип билгеләп үтте.
Менә шундый күңелле нотада, тәэсирләр белән чорналып һәм Бөтендөнья күләмендәге вакыйгада катнаша алуыбыз белән горурланып, өйгә кайтырга чыктык.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013 Менделеевск яћналыклары Менделеевска