Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа спорт мәйданчыгында беренче турнир

Тихоноволылар мәктәп һәм клуб янындагы яланда эш кайнавын зур кызыксыну һәм түземсезлек белән күзәттеләр. Объект, көннән-көн төзекләндерелгән территория кыяфәтенә керә барып, күз алдында үсте. Өч ай да үтмәде, биредә искиткеч спорт мәйданчыгы калкып чыкты. Үзләрен югары класслы белгечләр дип күрсәткән Түбән Каманың "Камспецстрой" ҖЧҖ төзүчеләре волейбол-футбол кырына нигез әзерләделәр, аны...

Тихоноволылар мәктәп һәм клуб янындагы яланда эш кайнавын зур кызыксыну һәм түземсезлек белән күзәттеләр. Объект, көннән-көн төзекләндерелгән территория кыяфәтенә керә барып, күз алдында үсте.
Өч ай да үтмәде, биредә искиткеч спорт мәйданчыгы калкып чыкты.
Үзләрен югары класслы белгечләр дип күрсәткән Түбән Каманың "Камспецстрой" ҖЧҖ төзүчеләре волейбол-футбол кырына нигез әзерләделәр, аны резиналанган материал белән каплау эшләрен башкардылар, уен җиһазларын монтажладылар һәм урнаштырдылар.
Тантананы ачып, алып баручы Виктор Никифоров сүзне район башлыгы Игорь Приваловка бирде.
Игорь Анатольевич котлавында болай дип билгеләде:
- "Бердәм Россия" эгидасында старт алган президент программасы нигезендә районда ике ел эчендә мәгариф учреждениеләренә якын урнашкан дүрт спорт мәйданчыгы төзелде. Бу спорт белән шөгыльләнү, сәламәтлекне ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек. Хәрәкәтсез тормыш юк. Сәламәт милләтнең генә киләчәге бар. Ә безнең киләчәк - балалар.


Прораб Андрей Кленов укучыларга подрядчылар исеменнән спорт туплары җыелмасы бүләк итте.
- Без бүләккә бик шат. Һәм барыгызны да спортта югары уңышларга ирешербез дип ышандырабыз, - диде җавап сүзендә Тихоново мәктәбе укучысы Стас Гудовский, республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдереп.
- Элек бала-чагага уйнар урын юк иде. Ә хәзер алар хәтта ял көннәрендә дә мәйданчыкка йөгерәләр, - дип бүлешә мәктәп хезмәткәре Ольга Гаврилова. - Мәйданчыкка минем оныкларым да шат. Кунакка килгәч, алар шунда ук волейбол уйнарга ашыгалар.
- Күпбалалы Рейслар гаиләсен үрнәк итеп куярга була. Әниләре белән бергә сигез баланың барысы да спорт белән шөгыльләнә. - Алар мәйданчыкка иртәнге җидедә үк киләләр, - дип сөйли Надежда Медведева.
- Мәйданчык һичшиксез төрле авыл чараларын үткәрү урыны булыр. Аларны оештыруда мәктәп белән бергә клуб та катнаша. Шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре бүген спорт объекты ачылу тантанасын уртаклашалар, - диде Григорий Галкин.
Бу көнне яңа спорт мәйданчыгында укучыларның волейбол буенча беренче ярышлары узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Менделеев яналыклары