Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылларда җыеннар дәвам итә

Лариса Кривилёва Җирлек башлыклары гамәлдәге закон кысаларында 2012 елдагы эшчәнлек турында халык алдында отчет бирүне дәвам итәләр. Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов һәм җирле депутатлар катнашында чираттагы җыеннар Яңабирде, Монаш, Камай һәм Иске Гришкин җирле үзидарә авыл Советлары территорияләрендә узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Корниенко һәм аның урынбасарлары,...

Лариса Кривилёва
Җирлек башлыклары гамәлдәге закон кысаларында 2012 елдагы эшчәнлек турында халык алдында отчет бирүне дәвам итәләр.
Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов һәм җирле депутатлар катнашында чираттагы җыеннар Яңабирде, Монаш, Камай һәм Иске Гришкин җирле үзидарә авыл Советлары территорияләрендә узды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Корниенко һәм аның урынбасарлары, прокурор Айрат Галимәрдәнов, муниципаль учреждениеләрнең бүлек һәм службалары җитәкчеләре, Пенсия фонды, үзәк больница, автотранспорт предприятиесе, социаль яклау идарәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башка предприятиеләр вәкилләре очрашулар барышында халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Яңабирделеләр - хезмәт сөючән халык
- Җирлек составында биш авыл: Яңабирде, Тойма, Ашпайково, Күрәк, Максимково, - диде үз чыгышында җирлек башлыгы Евгений Никифоров. - Барлыгы 289 йорт, шуларның 219ы - шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 70е - дача участогы. Территориядә өч крестьян-фермер хуҗалыгы: "Гыйләҗетдинов" КФХ - 3488 гектар җир били, 742 баш мөгезле эре терлеге бар, "Никифоров" КФХ - 100 га, "Махмудов" КФХ - 52 га.
Евгений Николаевич сүзләренчә, авылны үстерү буенча өстенлекле милли проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә халыкка шәхси хуҗалыгын киңәйтү һәм яңа торак төзү мөмкинлеге бирелде.
- 2012 елда 12 кеше 1885 мең сумга кредит рәсмиләштерде, трактор, азгабаритлы техника һәм мал сатып алды, терлекчелек биналары төзеде. Һәр елны шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны арта, - дип билгеләп үтте ул.
- Чыннан да, яңабирделеләр - хезмәт сөючән халык. Авыл елдан-ел үсә. Кызганычка каршы туучылар саны кими, яшь гаиләләр авылдан китә. Мәктәптә укучылар аз, өлкән сыйныфларны урында укыту мөмкинлеге юк. Яшьләр өчен яшәү шартлары булдырырга кирәк, йорт төзергә ярдәм итү, лаеклы хезмәт хаклы эш белән тәэмин итү зарур.
Яңабирде территориясендә "Гыйләҗетдинов" КФХ җитди эшчәнлек алып бара, хуҗалыкны техника һәм җиһаз белән ныгыту, нәселле терлек сатып алу белән шөгыльләнә, терлекчеләрнең эшчәнлеген Россия һәм Татарстан агропромышленностеның алдынгы тәҗрибәсе нигезендә оештырырга омтыла. Хезмәт хакы һәм социаль салымнар даими түләнсә, яңабирделеләр туган авылларына, кыр һәм фермаларга кире кайтырлар, - дип ассызыклады үз чыгышында район башлыгы Игорь Привалов.
Иң элек - газлаштыру
Монаш җирлегендә җыен биш авыл халкының актив катнашында узды.
Башлык Валентин Евдокимов билгеләп үткәнчә, авылда торак төзелеше программасын тормышка ашыру кысаларында 13 йорт төзелде, алты гаилә яңа торакка күченде.
Ел дәвамында Илнәт клубы һәм ФАП ремонтланды, Үзәк һәм Крайняя урамнарына вак таш түшәлде. Заречная урамына суүткәргеч өчен документ әзерләнде.
Акътәҗек авылында юлларга асфальт һәм вак таш түшәлде, Возжайка елгасы аша күпер капиталь ремонтланды.
Монашта мәктәп капиталь ремонтланды, Мәктәп урамына 900 метр озынлыкта асфальт җәелде.
Яңа Кокшанда юл төзелә башлады, буа буылды. Депутатыбыз Ролан Шәмсетдинов җитәкчелегендәге "Экопром" ҖЧҖ көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару буенча тотрыклы эшли.
- Монаш җирлегендә зур күләмле эшләр башкарылган. Моңа күңел шатлана. Принцип шундый булырга тиеш: эшкә тотынгансың икән, азагына җиткерергә кирәк, аңа озак вакыт кире кайтмаска, - дип фикерен белдерде район башлыгы Игорь Привалов.
- Проблемалар контрольгә алыначак. Әмма беренче чиратта агымдагы елда без социаль-көнкүреш объектларын газлаштыруга керешергә тиеш. Бурыч - мәктәп, балалар бакчасы һәм клубларда җылылык булдыру, - дип нәтиҗә ясады ул.
- Торак проблемасын хәл итүдә йогынты күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, Игорь Анатольевич, - диде янгыннан соң гаиләсе тораксыз калган авылда яшәүче хуҗабикә Ирина Миронова.
Җыенда "Алтын башак" ҖЧҖ башкарма директоры Мәгъсум Ямалиев чыгыш ясады.
- "Спецстрой" ҖЧҖ (генераль директоры Геннадий Парамонов) авыл хуҗалыгы предприятиесе инвесторы буларак зур ярдәм күрсәтә. Киләчәктә дә аның йогынтысы белән терлекчелекнең яңа юнәлешләрен (сарыкчылык, кошчылык) исәпкә алып, хуҗалык үсеш юлы белән барыр дип уйлыйм, - диде Мәгъсум Яруллович.
Илнәт һәм Монаш мәктәпләре директорлары Василий Вершинин һәм Виктор Евдокимов узган уку елындагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштырдылар.
Камайда клуб булачак
- Камай җирлегендә бер авыл, анда 427 кеше яши. 2011 ел белән чагыштырганда буш йортларны сатып алу хисабына яшәүчеләр саны 26 кешегә артты, - дип мәгълүмат бирде җирлек башлыгы Илнар Ахунҗанов.
Ул билгеләп үткәнчә, ике фермер - И.Хәйриев һәм Д.Әһлиев терлекчелек һәм игенчелек буенча актив эшчәнлек алып бара.
Территориядә мәктәп, балалар бакчасы, китапханә эшли. 2014 елда яңа мәдәният йорты төзү планлаштырыла, анда китапханә һәм ФАП урнашачак.
- Киләсе елны көтәргә кирәкми. Проект эшләрен хәзер үк башларга кирәк. Клубның проекты әзер булса, төзелешне тизрәк тотарга мөмкинлек ачыла, - дип кисәтте район башлыгы Игорь Привалов, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча беренче урынбасары Илнур Йосыповка тиешле йөкләмә биреп.
- Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина да яңа клуб турында хыялланган иде. Ниһаять, аның хыялы гамәлгә ашырыла башлаячак. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм район җитәкчелегенә халык турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт, - диде педагогик эшчәнлек ветераны Асия Мәҗитова.
Иске Гришкинда перспектива бар
- Җирлек территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә зур игътибар бирелә, - дип билгеләп үтте үз чыгышында башлык Валентина Мамакова. - Кар һәм чүп-чар даими чыгарыла. Җәй көне агач һәм чәчәкләр утырту белән шөгыльләндек. Өмәләр үткәрелә, аларда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары актив катнаша.
Су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту мәсьәләләре даими контрольдә. Су насосы алыштырылды, колонкалар ремонтланды, суүткәргечтәге өзеклекләр вакытында юк ителә.
Җирлекнең бюджет учреждениеләре урнашкан Яшьләр урамына асфальт җәелде. Валентина Викторовна Ленин, Азин, Елга аръягы, яшьләр урамнарын төзекләндерүдә булышлык күрсәткәннәре өчен район башлыгы Игорь Приваловка һәм авыл Советы депутаты Николай Алексеевка рәхмәт белдерде.
- Николай Михайловичның иганәчелек ярдәме белән чиркәү төзелә. Ул һәр елны төзелешкә 500 мең сум акча бирә, мәктәпкә, балалар бакчасына булышлык итә. Без бәйрәм һәм истәлекле даталарны билгеләп үтүдә даими ярдәм күрсәткәне өчен район Советы депутаты Роберт Гаффаровка да бик рәхмәтле.
- Әмма хәл итәсе проблемалар да бар. Иң катлаулылары - клуб, спорт залы, мәктәп һәм балалар бакчасын ремонтлау. Проблемалы мәсьәләләр ел саен кимеми. Яхшырак яшәгән саен, тагын да яхшырак яшисе килә. Һәм бу начар түгел.
2013 елда ФАП төзүне планлаштырабыз. "Авыл юллары" һәм "Чиста су" республика программалары кысаларында авыл эчендәге юлларны төзекләндерү һәм су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителер дип өметләнәбез.
Авылда перспективалар бар. Иң элек демографик хәлне яхшыртырга кирәк. Эш урыннары булса да, эшләүчеләр булмас.
Авыл халкы балаларның башка мәктәпләргә укырга йөрүенә, "Ашыгыч ярдәм"нең оперативсызлыгына, Карманково авылында автобус тукталышы булмауга борчылуын белдерде.
Район башлыгы барлык сорауларны шәхси контроленә алды.
Җыеннарда мәктәп директорлары, балалар бакчалары һәм клуб мөдирләре, полициянең өлкән участок вәкиле Садулла Гуломов та чыгыш ясадылар.
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми