Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчачылык – яраткан шөгылем

Мин үземне җир эшеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Иртә яздан - җир кардан арыну белән, бакчама ашыгам һәм кара көзгәчә аерылмыйм", - дип сөйли район мәгариф бүлеге методисты Г.Вәлиева. Гөлшат Мәсхутовна инде берничә ел бакчачылар конкурсында катнаша. Быел да помидор, кыяр, борыч, сарымсак мулдан булган. Ташкабаклар күтәрмәслек үскән,...

Мин үземне җир эшеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Иртә яздан - җир кардан арыну белән, бакчама ашыгам һәм кара көзгәчә аерылмыйм", - дип сөйли район мәгариф бүлеге методисты Г.Вәлиева.
Гөлшат Мәсхутовна инде берничә ел бакчачылар конкурсында катнаша. Быел да помидор, кыяр, борыч, сарымсак мулдан булган. Ташкабаклар күтәрмәслек үскән, декоратив кабаклар төсе һәм формасы белән күпләрне хәйран иткән.
Германиягә туганнарына кунакка баргач ак суган, шәмәхә кишер һәм декоратив үсемлекләр орлыклары алып кайткан. "Күбесенчә орлыкларны үзебез әзерлибез, тәҗрибә үткәрергә яратам, кешедә булмаган үзенчәлекле үсемлекләр белән кызыксынам", - дип бирелеп сөйли героебыз.
Бакча мәйданының бер сантиметры да буш тормый. Дәвалау үсемлекләренә, кар төшкәнче җимеш бирүче кура һәм җир җиләгенә, күз явын алырлык чәчәкләргә дә, сортлы бәрәңгегә дә, виноградка да урын табылган. Крыжовникның яшел, кызыл, кара төслеләрен, груша, алмагачлар һәм ак, кызыл, кара карлыган утыртканнар. Тормыш иптәше Рафаэль һәм уллары Илдар да оста бакчачылар, алар бар эшне бергәләп башкаралар.
"Чүпләрне җыеп, казыйсын казып, җирне горчица чәчеп ашлаттык. Җир үзен иркәләгәннәргә, тәрбияләгәннәргә уңышын кызганмый бирә", - дип фикере белән бүлешә Г.Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Бакчачылар конкурсы Менделеевск яналыклары