Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга ни җитми?

Тиешле шартлар булган балалар мәйданчыгын күрербезме? Бу сорау белән редакциягә Северная һәм Советская урамнарындагы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Әлеге гозер белән күп түрәләрнең ишекләренә сукмак салынган. Җавап вәгъдә бирү белән генә чикләнә. Узган елда җирле телевидениедә дә бу турыда сюжет күрсәтелде. Балалар мәйданчыгы кечкенә урынны били. Биредә күптәннән ремонт эшләре...

Тиешле шартлар булган балалар мәйданчыгын күрербезме? Бу сорау белән редакциягә Северная һәм Советская урамнарындагы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.
Әлеге гозер белән күп түрәләрнең ишекләренә сукмак салынган. Җавап вәгъдә бирү белән генә чикләнә. Узган елда җирле телевидениедә дә бу турыда сюжет күрсәтелде.
Балалар мәйданчыгы кечкенә урынны били. Биредә күптәннән ремонт эшләре башкарылмаган. Ата-аналар көче белән ком салыр өчен эшләнгән агач җайланма, буялмаган таган һәм эскәмияләр, утыргычлар белән өстәле булырга тиешле урынның макеты, селкенеп торучы турник. Болар балалар өчен тәгаенланган урын булуын күрсәтә. Мәйданчык коймасының бер өлеше генә торып калган.
- Биек тупыл агачларының зур ботаклары җилле көндә сынып төшеп кешене имгәтергә мөмкин. Балалар мәйданчыгында кичен терлек йөри, сәрхүшләр төннәр буе биредә яшәүчеләрнең тынычлыгын боза. Ишегалдын җыештыручылар юк, - диләр биредә яшәүче Илсөяр Җәләлетдинова һәм Раиса Назарова. - Балалар мәйданчыгы чүп-чар белән тулган, кая карама пластик шешәләр һәм стаканнар, кәнфит кәгазьләре, соктан бушаган кәгазь тартмачыклар аунап ята. Ата-аналар җыештыра, ләкин чисталык вакытлыча гына. Контейнер булса, бәлки, чүп җыелмас иде.
Мәйданчыкка чыккан балалар Данил Сәйфуллин һәм Святослав Назаров сүзләренә караганда, аларның биредә футбол уйныйсы килә. комда пыяла һәм ташлар җитәрлек, карап йөремәсәң җәрәхәтләнергә мөмкин, яхшы таганда атыну, турникта шөгыльләнү - малайларның иң зур теләге.
Балалар мәйданчыгындагы җиһазларны тәртипкә китерү, полиция хезмәткәрләре контролен булдыру, янган сарайлардан калган элеккеге кар базларын убылмаслык итеп күмү һәм чәчәк түтәле ясарга кара җир китертү, балконсыз кешеләргә кер элү өчен урыннар булдыру - болар биредә яшәүчеләрнең күптәнге хыялы. Хыял чынбарлыкка әверелерме, билгесез, чөнки мәйданчык бернинди оешмага да беркетелмәгән. Район җитәкчелеге якын киләчәктә уңайлыклар булыр дип ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр