Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең дусларыбыз

Альбина Попова Песнәкләр - Россиядәге иң матур һәм файдалы кошлардыр. Песнәк - кешеләргә билгеле булган иң күңелле һәм хәрәкәтчән җан иясе. Алар бер генә минут та тик тормыйлар, агачтан агачка, ботактан ботакка куналар, тормышлары - өзлексез ауда. Ел әйләнәсендә зарарлы бөҗәкләрне юк итү - песнәкнең кешегә китергән иң зур файдасы....

Альбина Попова
Песнәкләр - Россиядәге иң матур һәм файдалы кошлардыр. Песнәк - кешеләргә билгеле булган иң күңелле һәм хәрәкәтчән җан иясе. Алар бер генә минут та тик тормыйлар, агачтан агачка, ботактан ботакка куналар, тормышлары - өзлексез ауда.
Ел әйләнәсендә зарарлы бөҗәкләрне юк итү - песнәкнең кешегә китергән иң зур файдасы. Исәпләү буенча, бер пар песнәк (балалары белән бергә) 40 җиләк-җимеш агачын корткычлардан саклый. Шунлыктан тактадан яки агач куышыннан ясалган оялар элү генә җитми, кошларны ашатырга да кирәк. Кыш көне салкыннан һәм ачлыктан песнәкләрнең уннан бере генә исән кала.
Бакчагыз корткычлардан саклансын өчен, анда көздән үк кошларны җәлеп итәргә кирәк. Бер питомникта бакчачылар оялар куеп һәм ашатып кошларны ияләндергәннәр. Кайгыртучанлык күрсәткән өчен тегеләре артыгы белән "түләгәннәр". Алар җәен, кышын эшләгәннәр һәм бакчадагы җимеш бирә торган агачларны агулы химикатлар белән эшкәртү кирәксезлеге ачыкланган, чөнки кошлар корткычларны чүпләп бетергәннәр. Бакчада чыпчыклар да файдалы булып чыкты: алар үз балаларын алма кортының личинкалары белән тукландыра.
Кошлар китергән файданы санап бетерерлек түгел. Шунлыктан, изге күңелле кешеләр кошлар турында кайгыртырга гына түгел, аларны сакларга да тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Экология елы