Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Билгеләнгән Эшләр дәвам итә

Җәй - төзелеш, ремонт эшләрен башкару өчен иң кулай чор. Шәһәрнең Фомин, Бурмистров һәм Химиклар урамнарында урнашкан күпкатлы йортларында иртә яздан ремонт эшләре башланды. Безнең иҗат төркеме моны газета битләрендә еш яктыртты. Ремонт график нигезендә бара һәм башкарылган эшләр әлеге йортта яшәүчеләрне канәгатьләндерә. Химиклар урамының 23 подъездлы 351 фатирлы торак...

Җәй - төзелеш, ремонт эшләрен башкару өчен иң кулай чор.
Шәһәрнең Фомин, Бурмистров һәм Химиклар урамнарында урнашкан күпкатлы йортларында иртә яздан ремонт эшләре башланды. Безнең иҗат төркеме моны газета битләрендә еш яктыртты. Ремонт график нигезендә бара һәм башкарылган эшләр әлеге йортта яшәүчеләрне канәгатьләндерә.
Химиклар урамының 23 подъездлы 351 фатирлы торак йортында "Карпов ис. химия заводы" ААҖнең ремонт-төзелеш идарәсе хезмәт куя.
Йорт безне яңарган, күзне сөендерерлек төскә буялган тышкы фасады белән үзенә җәлеп итте. Анда яшәүчеләр дә "йортыбыз яңа "күлмәкле" булды, әлегә ремонт дәвам итә, төзүчеләр бурычларын сыйфатлы, тиз һәм җаваплылык тоеп үтиләр", - диләр.
Ремонт-төзелеш һәм монтажлау эшләре участогы начальнигы Әлфия Шәңгәрәева белдерүенчә, монда яшәү-челәрне еш кына түбәдән су үтү проблемасы борчыган. Хәзер андый зарлануларга урын калмаган. Түбәнең иске каплавы алынып, яңасы җәелгән.
- Эш җиренә җиткерелеп башкарылды дип әйтә алам. Чөнки тәҗрибәле, үзен яхшы яктан гына таныткан цех начальнигы Сергей Хлопов барысын да контрольдә тотты, - ди Әлфия Шәрифҗановна.
Шушы көннәрдә өчешәр кешедән торган дүрт слесарь-ремонтлаучылар бригадасы канализация челтәрен алыштыруга керешкән.
Оста куллы хезмәткәрләрнең күбесе ремонт эшендә озак еллар сыналган. Сергей Курятников, Борис Леонтьев, Илсаф Гайнетдинов, Ирек Гыйздәтуллин - шундыйлардан. Фатир хуҗалары аларга рәхмәт сүзләре генә җиткерәләр.
Күптән түгел генә коллективка кушылган яшьләр Альберт Гәрәев, Марат Сәгадетдинов өчен остазлары үрнәк һәм тәҗрибә чыганагы.
Әлегә ремонтны вакытында башкарып чыгарга мөмкинлекләр бар: кирәкле материал белән тәэмин ителгәннәр, эшче куллар җитәрлек.
Бригадалар моңа кадәр Бурмистров урамының 2 нче йортында шундый ук хезмәтләр башкарганнар. 60-70 нче елларда төзелгән йортның подвалы булмау һәм канализация челтәренең идән астыннан үтүе аерым мәшәкатьләр тудырган. Шулай ук дүрт подъездның 80 фатирында җылылык системасы да яңартылган.
Агымдагы ремонт планы буенча кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системасы төзекләндерелгән. Йорт җылыту системасы опрессовка үткән һәм "Татгазэнерго" службасы тарафыннан кабул ителгән.
Химиклар урамындагы йортта эш күләме һәм срогы финанслауга бәйле. Ә ремонтка алынган заводлылар, һәрвакыттагыча, кешеләр канәгать калсын өчен барысын да эшләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары билгелђнгђн Эшлђр дђвам итђ