Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы

2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде - шул хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2012 елның 20 октябрь Указы бар. Агымдагы ел тулаем Россия Федерациясендә Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак уздырылачак - бу турыда РФ Президенты Владимир Путин 10...

2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде - шул хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 2012 елның 20 октябрь Указы бар.
Агымдагы ел тулаем Россия Федерациясендә Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак уздырылачак - бу турыда РФ Президенты Владимир Путин 10 августта махсус Указ имзалаган иде. Ел чарасының төп максаты - һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, халыкның экологик культуралылыгын формалаштыру һәм арттыру, диелә әлеге документларда.
Искәртеп үтәбез: былтыр 6 апрельда Астанада 2013 елда барлык БДБ илләренең Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы итү турында килешенгән иде. Ул елда нинди чаралар уздыру планы һәрбер илнең үзенеке - анысы һәр ил-субъектның Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән расланып тормышка ашырылачак, шул исәптән Татарстанда да. Экологик куркынычсызлык тәэмин итү буенча БДБ илләренең дәүләтара хезмәттәшлеге 1992 елда кабул ителгән экология һәм әйләнә-тирә табигый мохитне саклау өлкәсендә үзара багланышлар турындагы Килешүгә таянып башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар