Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Февраль. Обелискта чәчәкләр

Ольга Смолькова 15 февральдә Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган сугышчылар мемориалы янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 24 еллыгына багышланган митинг булды. Бу көнне дистәләгән менделеевлы сугышчан дусларын искә алырга, коралдаш иптәшләре белән очрашырга килде. Алар арасында Владимир Редькин, Александр Петров, Сергей Камашев, Сергей Сергеев һәм башкалар. Күпләре хатыннары һәм балалары...

Ольга Смолькова
15 февральдә Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган сугышчылар мемориалы янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 24 еллыгына багышланган митинг булды.
Бу көнне дистәләгән менделеевлы сугышчан дусларын искә алырга, коралдаш иптәшләре белән очрашырга килде. Алар арасында Владимир Редькин, Александр Петров, Сергей Камашев, Сергей Сергеев һәм башкалар. Күпләре хатыннары һәм балалары белән килгәннәр.
- Һәр елны бирегә тормыш иптәшем Юрий белән киләм, - ди Раилә Шалина, - әфган хезмәте чоры ирләребез өчен истәлекле һәм кадерле.
Әфганчы-сугышчының әтисе, хезмәт ветераны Александр Пупышев та читтә кала алмаган.
- Дмитрий бүген эштә, биредә аның улы, - ди Александр Михайлович. - Дима армиягә институттан соң ук китте. Аның хезмәте чорында күз яшьләрен күп түктек, аеруча әнисе.
Эльвира Савельева укытучы коллегалары белән митингта катнашыр өчен Илнәттән килгән.
- Илнәт мәктәбен тәмамлаган өч якташыбыз Әфганстанда сугышты, - болар - Василий Абрамов, Сергей Иванов, Николай Мальгин.
Җыелганнарга шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов мөрәҗәгать итте.
- Һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары алдында баш иябез, - дип билгеләде Игорь Анатольевич.
Хәрби комиссар Дамир Вәлиев, хәрби хәрәкәтләр ветераннары союзы рәисе Сергей Поспелов митингта катнашучыларга тынычлык, сәламәтлек һәм изгелек теләделәр.
Менделеевлылар якташлар истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар, мемориалга веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.
Бу көнне обелиск янына килүчеләр арасында педагогик хезмәт ветераны Вера Медведева да бар иде.
- Мин дүрт ел Андрей Семеновның сыйныф җитәкчесе булдым, - ди күз яшьләре аша Вера Аркадьевна. - Андрей укытучылар һәм сыйныфташлары йөрәгендә үзе турында якты истәлекләр калдырды.
Шәһәр мәктәпләрендә укучылар якташларыбыз Андрей Семенов, Владимир Куршаков, Александр Рябов, Артур Шиһапов истәлегенә ал канәферләр салдылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән истәлеккә фотога төштеләр.
Эмма Панфилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга