Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гражданнар уңайлыгы өчен интернет хезмәте

Дүшәмбе көнне булган эшлекле киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов кадрлар алмашы турында хәбәрдән башлап җибәрде. Билгеләнү Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча беренче урынбасары вазифасына Алексей Александрович Корниенко билгеләнде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадны үстерү, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары вазифасына Рәмзия Хөснимөхәмәтовна Әхмәдеева билгеләнде. Торак-коммуналь...

Дүшәмбе көнне булган эшлекле киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов кадрлар алмашы турында хәбәрдән башлап җибәрде.
Билгеләнү
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча беренче урынбасары вазифасына Алексей Александрович Корниенко билгеләнде.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадны үстерү, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары вазифасына Рәмзия Хөснимөхәмәтовна Әхмәдеева билгеләнде.
Торак-коммуналь хуҗалыгы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары итеп Илнур Минҗанович Йосыпов тәкъдим ителде.
Торак-балаларга
Әти-әнисеннән башка ятим калган балаларны торак белән тәэмин итү республика программасы кысаларында Эльза Михайловна Федоровага торак сертификаты бирелде.
Иясенә сертификатны тапшырып, Игорь Привалов болай дип билгеләде:
- Ятим балаларны фатир белән тәэмин итү башкарма комитет контролендә. Бу проблеманы караучысыз калган балалар файдасына хәл итәчәкбез.
Чәчүлекләрне саклап калу мөһим
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин язгы кыр эшләре барышы турында сөйләде.
- "Мир" ҖЧҖ һәм "Р.Гыйләҗетдинов" крестьян-фермер хуҗалыкларыннан тыш башка авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә сабан культураларын чәчү төгәлләнде.
"Абалач" ҖЧҖ хезмәткәрләренең 100 га мәйданда тары, "Н.Нигъмәтҗанов" КФХ - 50 га кукуруз, "Татагро" җәмгыятендә көнбагыш утыртасы бар. Шул ук вакытта чүп-үләннәр, корткычлар һәм авыруларга каршы химик эшкәртү алып барыла. "Д.Әһлиев", "И.Мөхәмәтгалиев" крестьян-фермер хуҗалыкларында, "Кама" колхозы", "Татагро" җәмгыятендә бу эшләр кызу темплар белән бара.
Игорь Привалов, агропром җитәкчеләрен язгы кыр эшләрен 25 майга агротехник срокларга төгәлләргә, корткычлар, авыру һәм чүп-үләннәргә каршы көрәшне кичектермәскә өндәде.
Күчемсез милекне теркәү
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Менделеевск районы бүлеге начальнигы Рәмзия Нәҗипова бу өлкәдә күрсәтелә торган дәүләт хезмәте турында мәгълүмат бирде (Әңгәмә 2 биттә).
Чыгышларны анализлап, Игорь Привалов Фомин урамы 19 нчы йорттагы күпфункцияле үзәк бинасына инфомат урнаштыру кирәклегенә акцент ясады.
- Гражданнарның уңайлыгы өчен мәгълүмати киоскларның дәүләт хезмәте күрсәтә торган структуралар урнашкан бинада булуы шарт, - диде ул.
Кадастр исәбе
"Росреестрның федераль кадастр палатасы" федераль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча филиалы Менделеевск районы бүлеге эшчәнлеге турында начальник Әлфия Зиннәтуллина мәгълүмат бирде.
- Учреждение эшчәнлегенең төп максаты - күчемсез милекне дәүләт кадастр исәбенә алу, - дип билгеләп үтте Әлфия Рәшитовна. - 1 марттан күчемсез милеккә хокукны теркәү белән бәйле кабул ителгән һәм хуҗасына (иясенә) бирелгән документларның 70 проценты кадастр палатасы аша үтте.
Кадастр исәбенә документлар тапшыру белән беррәттән кадастрда булган җир участогына хокукны да теркәргә мөмкин.
Вакытны экономияләү максатында Росреестрның дәүләт хезмәте порталы, шулай ук "Электрон хөкүмәт" инфоматы аша күчемсез милеккә хокукка бердәй дәүләт реестрыннан мәгълүмат алу яки аның белән килешү төзүгә заказ бирергә була. 2012 елның дүрт аенда бүлек хезмәткәрләре хокукны дәүләт теркәвенә 1770 гариза кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Тљп трибунадан