Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хаталарны танып, алга барырга

Дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы чираттагы утырышын үткәрде. Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов катнашты. Сәяси совет секретаре вәкаләтләрен башкаручы Әлфия Салаватуллина тәкъдиме буенча, бердәмроссиялеләр дүрт мәсьәләдән торган көн тәртибен бертавыштан расладылар һәм аны хәл итүгә керештеләр. Беренчеләрдән булып Россия Президентын сайлау нәтиҗәләре каралды....

Дүшәмбе көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы чираттагы утырышын үткәрде.



Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов катнашты.
Сәяси совет секретаре вәкаләтләрен башкаручы Әлфия Салаватуллина тәкъдиме буенча, бердәмроссиялеләр дүрт мәсьәләдән торган көн тәртибен бертавыштан расладылар һәм аны хәл итүгә керештеләр.
Беренчеләрдән булып Россия Президентын сайлау нәтиҗәләре каралды. Мәгълүматны яңгыратып, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова җыелганнарның игътибарын партиянең сайлаулардан соңгы роленә юнәлтте.
Партиялеләргә сәламләү сүзләре белән Игорь Привалов мөрәҗәгать итте. Партиянең җирле бүлекчәсенә сайлауларга әзерлектә һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен рәхмәт белдереп, ул болай дип билгеләде:
- "Бердәм Россия" - реаль эшләр партиясе. Безнең төп бурыч - хаталарны төзәтеп, куәт белән алга барырга, халык белән янәшә булырга, аны тыңлый белергә һәм үз фикерен әйтергә мөмкинлек бирергә.
"Бердәм Россия" эгидасында Татарстанда да, безнең районда да зур эшләр башкарылуын танымый мөмкин түгел. Боз сарае һәм "Нептун" сәламәтләндерү комплексы гына да ни тора. Ләкин ирешелгәннәрдә тукталырга иртә. Бары тик алга!
"Бердәм Россия" сәяси партиясенә членлык взнослары күләме, түләү тәртибе һәм исәпләү турында" мәгълүмат белән партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы "Л.Я.Карпов ис. химзавод" ААҖдә партиянең беренчел бүлекчәсе секретаре Зөфәр Сәгъдиев чыгыш ясады. Информация исәпкә алынды.
Сәяси совет утырышын бүләкләр һәм партия билетлары тапшыруның күңелле минутлары дәвам итте.

"Бердәм Россия" партиясенең юбилей билгеләре белән бүләкләнделәр:
Гобәйдулина Илсөяр Хәбибулловна - 2012 елның 4 мартында РФ Президентын сайлауларга әзерлек һәм үткәрү буенча агитация-пропаганда төркеменең актив әгъзасы.
Кривилёва Лариса Рәфкатовна - "ТАТМЕДИА" ААҖ филиалының "Менделеевск" мәгълүмат үзәге директоры.
Менделеевск районы җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хаты белән:
Смирнова Клавдия Ивановна - сәяси совет әгъзасы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе.
Партия билетлары тапшырылды:
Анукидонова Ольга Алексеевнага, үзәк больницаның табиб-терапевты.
Мокеева Мария Николаевнага, балалар шәфкать туташы.
Галиева Рәхилә Рәсимовнага, больница бухгалтеры.
Гилёв Мөслим Александровичка, үзәк больницаның баш табибы.
Ерусланова Людмила Ивановнага, "Менде-Росси" бухгалтеры.
Галиева Айгөл Альбертовнага, район Советының гомуми бүлеге начальнигы.
Корниенко Алексей Александровичка, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Нигъмәтҗанова Ләйлә Фәйзелхаковнага, икмәк заводы склад мөдире.
Медведев Владимир Борисовичка, Тихоново авыл җирлеге депутаты, "Тихоново-сервис" ТСЖ рәисе.
Герасимов Антон Витальевичка, Тихоново авыл җирлеге депутаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Дњшђмбе утырышы

2
X