Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт даны кичәсе

Яңа ел алдыннан "Юность" район мәдәният йортында традициягә кергән Хезмәт даны кичәсе узды. Бәйрәмгә килгән һәм дулкынланган тантана геройлары беренче рәтләрдә урын алды. Хуплау төркеме әгъзалары - район һәм шәһәрнең хезмәт коллективлары вәкилләре тамашачылар булды. - Елның иң лаеклы хезмәткәрләрен, шәһәрнең Почетлы гражданнарын бүләкләү өчен мин канәгатьләнү белән сәхнәгә менәм,...

Яңа ел алдыннан "Юность" район мәдәният йортында традициягә кергән Хезмәт даны кичәсе узды.
Бәйрәмгә килгән һәм дулкынланган тантана геройлары беренче рәтләрдә урын алды. Хуплау төркеме әгъзалары - район һәм шәһәрнең хезмәт коллективлары вәкилләре тамашачылар булды.
- Елның иң лаеклы хезмәткәрләрен, шәһәрнең Почетлы гражданнарын бүләкләү өчен мин канәгатьләнү белән сәхнәгә менәм, - диде район башлыгы Игорь Привалов.
Менделеевск районының Мактаулы гражданнары таныклыгы тапшырылган дәүләт службасы ветераннары Тәскирә Галеева һәм Петр Федоров, ТРның атказанган табибы, онколог Рифкат Таҗиев беренчеләрдән булып сәхнәгә күтәрелделәр.
Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры Дамир Шәмсинны "Алтын йөрәкле кеше" номинациясендә бүләкләп, Игорь Анатольевич аның ТР Президентының 28 декабрьдәге Указы белән "Республиканың атказанган химигы" исеменә лаек булуын игълан итте.
- Бу минем кечкенә серем иде, - дип билгеләп китте Игорь Привалов, - без Указның копиясен алып кайттык, ә значокны һәм таныклыкны республика башлыгы тапшырачак.
Бу көнне районның иң яхшы хезмәткәрләре көчле алкышлар астында сәхнәгә менделәр. Алар арасында - ишегалды себерүче Нина Андреищева - күпбалалы ана, хезмәт сөючән һәм тыйнак кеше, шәһәр халкында лаеклы ихтирам казана.
Фәймә Бажанова елның иң яхшы аппаратчысы буларак бүләкләнде, химия заводында 25 елдан артык эшли. Биредә әнисе, кайнанасы, туганы, ире хезмәт куйганнар, Бажановлар династиясен кызлары Жанна дәвам итә. Фәймә Гыйльметдиновнаның хезмәт уңышларына туганнары, дүрт баласы һәм биш оныгы чын күңелдән шатланды.
Ирина Ивановна Чупина өчен "Ел табибы" дигән мактаулы исем - лаеклы бүләк. Ул ничәмә менделеевлыга тормыш шатлыгы бүләк иткән, авыруларын җиңеләйткән.
Елена Дунаева "Елның алтын тавышы" номинациясендә бүләкләнде һәм моны "Юность" РМЙ триосы составында япон телендә заманча Менделеевск өчен актуаль һәм оригиналь композиция башкарып раслады.
Бәйрәм программасына искиткеч номерлар керде: тамашачыны "Шаян" һәм "Кристалл" ансамбльләренең очкынлы композицияләре, Алия Абрамова һәм Марина Комарова дуэты, авыл клубларының фольклор ансамбльләре һәм башкалар чыгышлары куандырды.
О.Смолькова
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга

2
X