Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби хезмәткә озатылдылар

Язгы чакырылышның беренче төркеме хәрби хезмәт итү урынына озатылды. Егетләрне әти-әниләре һәм дуслары озатып калды. Алар коры җир армиясендә бер ел буена хезмәт итәчәк. Быел безнең районнан 50 егет гамәлдәге хәрби частьләрдә изге бурычын үтәргә тиеш. Медицина комиссиясе нәтиҗәләре үсмерләрнең сәламәтлеге торышы канәгатьләнерлек булуын күрсәтте. - Бу чакырылыштан күп егетләрнең...

Язгы чакырылышның беренче төркеме хәрби хезмәт итү урынына озатылды.
Егетләрне әти-әниләре һәм дуслары озатып калды. Алар коры җир армиясендә бер ел буена хезмәт итәчәк. Быел безнең районнан 50 егет гамәлдәге хәрби частьләрдә изге бурычын үтәргә тиеш. Медицина комиссиясе нәтиҗәләре үсмерләрнең сәламәтлеге торышы канәгатьләнерлек булуын күрсәтте.
- Бу чакырылыштан күп егетләрнең сәламәтлеге А1 категориясенә керә, ягъни алар барлык төр гаскәрләрдә хезмәт итәргә яраклы, - дип сөйли чакырылыш начальнигы Сергей Вележев. - Чакырылучылар арасында училище һәм югары уку йортларында укучылар, кайберләре өченче курс студентлары, ләкин алар академик ял алдылар.
Күпләр армиягә бик теләп китә, чөнки хәрби билет булу мөмкинлекләрне арттыра дип уйлыйлар. Бу физик яктан чыныгу, тормыш тәҗрибәсе арту һәм тагын - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтүгә хокукың булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Хђрби хезмђткђ озатылдылар