Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң мөһиме – янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү

Эшлекле дүшәмбе узган атнага йомгак ясаудан башланды. Район җитәкчесе Игорь Привалов көн тәртибендәге мәсьәләләрне хәл итүне атнаның сәяси, мәдәни-гаммәви һәм спорт чараларына бай булу хәбәреннән башлады, алар арасында - кичерү якшәмбесе белән тәмамланган православие бәйрәме - Май чабу атнасы. - Дүшәмбедән Зур пост башланды. Бу көннәрнең мөһимлеге үзеңне ашаудан чикләүдә...

Эшлекле дүшәмбе узган атнага йомгак ясаудан башланды.



Район җитәкчесе Игорь Привалов көн тәртибендәге мәсьәләләрне хәл итүне атнаның сәяси, мәдәни-гаммәви һәм спорт чараларына бай булу хәбәреннән башлады, алар арасында - кичерү якшәмбесе белән тәмамланган православие бәйрәме - Май чабу атнасы.
- Дүшәмбедән Зур пост башланды. Бу көннәрнең мөһимлеге үзеңне ашаудан чикләүдә генә түгел. Постның максаты - тән һәм рух тигезлегенә ирешү, якыннарың белән татулыкта яшәргә омтылу һәм начар уйлардан һәм гамәлләрдән тыелып тору, - диде Игорь Анатольевич.
РФ Президентын сайлауга игътибарны юнәлтеп, Игорь Привалов көч структуралары җитәкчеләрен сайлау участокларында тәртип тәэмин итәргә, провокацияләрне, хокук бозуларны һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска чакырды.
Янгынны кисәтүе җиңелрәк
ТР буенча ФПС 12 нче отряды 86 нчы янгын частеның 2011 елга эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлар турында мәгълүмат белән начальнигы Александр Балясов чыгыш ясады.
Докладчы билгеләвенчә, 2011 елда 23 янгын теркәлгән. Бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә кала. 2010 елда янгыннарда алты кеше үлсә, дүртесе җәрәхәтләр алса, 2011 елда кешеләр үлеме булдырылмады, икесе җәрәхәтләр алды.
Шәхси составта 49 кеше, 42 хезмәткәр авария-коткару эшләре алып бару хокукына аттестацияләнгән.
Район территориясендә янгыннан сак чараларын көчәйтү максатында гомуми саны 152 кеше булган сигез ирекле янгын командасы һәм тугыз ирекле янгын дружинасы төзергә кирәк.
Отчёт чорында ДПО алты тапкыр янгын сүндерүдә катнашты. 2012 елга бурычлар исемлегендә - РФ Президентын сайлауны үткәрү объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычы булган язгы-җәйге чорга әзерлек һәм башкалар.
Әйтелгәннәрне анализлап, район җитәкчесе янгыннарны кисәтү буенча халык белән профилактик эшнең җитәрлек булмавын күрсәтте. Аннан соң район башкарма комитетының тиешле вазифаи шәхесләренә махсуслаштырылган янгын техникасына ревизия үткәрүне йөкләде.
- Авыл җирлекләрендәге җыеннарда янгын машиналары алу мәсьәләсе күп тапкырлар күтәрелде. Узган җәйдәге аномаль эсселек янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле проблемаларны ачты. Бу мәсьәләне хәл итү белән янгын службасы да, җирлекләр башлыклары да җентекле шөгыльләнергә тиеш. Янгыннан соңгы бәла-казаларны бетерүгә караганда, аны кисәтүе җиңелрәк, - дип йомгаклады Игорь Привалов.
Юл-урам челтәрен - нормага
"Татнефтедор" ҖЧҖ автомобиль юллары Алабуга идарәсенең 2011 елда район территориясендә башкарган эшләре һәм 2012 елга планнар турында начальнигы Рафаел Погосян сөйләде.
Идарәнең төп базасы Алабугада, асфальт-бетон заводы - Менделеевскида Первомайка нефть чыгару мәйданчыгында. Алабуга автомобиль юллары идарәсе балансында булган Менделеевск районы юлларының озынлыгы - 171,955 км, шуларның 151,025 километрына асфальт-бетон түшәлгән.
2011 елда Күрәк-Тойма автоюлының 4,243 км озынлыктагы участогы файдалануга тапшырылды, М7 Волга-Бәзәкә трассасы участогы (7,8 км), Менделеевскига керү юлы (0,8 км) ремонтланды, 20 млн. сумга шәһәрнең юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү эшләре башкарылды.
2012 елга 87486 мең сумга ремонт-төзелеш эшләре планлаштырыла.
Йомгак ясап, Игорь Привалов автомобиль юллары идарәсе җитәкчелеген заказларны актив эзләү юлы белән эш темпларын арттырырга, производство базасын ныгытырга чакырды.
- Агымдагы елда районда юлларны ремонтлау һәм төзү буенча зур эш башкарылачак. ТР Президенты ярдәмендә авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә юл эшләрен финанслауның чыганаклары билгеләнде. Планлаштырган эшләр күләмен башкарырга техника һәм кеше ресурслары кирәк булачак, - дип искәртте Игорь Анатольевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары эшлекле дњшђмбе