Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Иҗади гаилә-2012”

Шундый исемле V республика ата-аналар укуы кысаларында узган конкурс-күргәзмәдә Татарстан төбәкләренең, Марий Эл республикасының 49 мәгариф учреждениесеннән 96 гаилә "иң-иң"нәр арасына керү өчен көрәште. Менделеевск данын Балалар иҗаты үзәгендә хезмәт куючы Алсу Садыйкова гаиләсе яклады һәм җиңүгә иреште. Алсу Садыйкова "Камелия" берләшмәсенә йөрүче балаларны төрле материаллар кулланып чәчәкләр ясарга өйрәтә,...

Шундый исемле V республика ата-аналар укуы кысаларында узган конкурс-күргәзмәдә Татарстан төбәкләренең, Марий Эл республикасының 49 мәгариф учреждениесеннән 96 гаилә "иң-иң"нәр арасына керү өчен көрәште.



Менделеевск данын Балалар иҗаты үзәгендә хезмәт куючы Алсу Садыйкова гаиләсе яклады һәм җиңүгә иреште. Алсу Садыйкова "Камелия" берләшмәсенә йөрүче балаларны төрле материаллар кулланып чәчәкләр ясарга өйрәтә, ә 4 нче мәктәп укучылары өчен "Безнең куллар ару белми" түгәрәге оештырган. Яшь оста куллар эшләре төрле бәйгеләрдә билгеләнгән.
Җиде яшьлек кызы Камилла инде моңа кадәр дә "Йолдызлык", "Беренче адымнар", "Мода театры", "Әгәр дә..." вокал, театр, кул эшләре конкурсларында җиңү яулаган. Кызчык бер көнен дә бушка уздырмый, өч яшьтән сәнгать мәктәбе шәкерте, "Ля-ля-фа" ансамбле солисты. Ул бик кызыксынучан, максатчан һәм тырыш бала.
Күргәзмәдә кадерле әниләре һәм әбиләре Дамира Шәрифуллинаның катнашуы да отышлы булды (үзәк хастаханәдә 25 ел өлкән шәфкать туташы вазифасын башкарган, хәзер лаеклы ялда). Өч турдан торган конкурска алар гаиләләре турында презентация тәкъдим иткәннәр. Бергәләп "Бәхет кәрзине" дип аталган туй церемониясен бизәү эше әзерләгәннәр. Бәйге шартлары буенча һәркем тагын өчешәр кул хезмәте эшләгән. Бу - сәйлән, гуашь, тукыма кулланып ясаган рәсемнәр, чәчәк кашпосы, оригами ысулы белән тәвә кошы, бәйләгән йомшак салфетка һ. б.лар.
Жюри менделеевлыларның осталыгын өченче дәрәҗә диплом һәм бүләк белән билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары