Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Караңгылык патшалыгында яшибез

Редакциягә Камаш поселогының Шакиров урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. - Биредә алты ел яшибез, - дип сөйли Тихоненко гаиләсе. - Ләкин урамны яктырту ничек булмады, һаман да юк. Күп гаиләләрдә кечкенә балалар бар, караңгыда балалар бакчасына, мәктәпкә барабыз, караңгыда кайтабыз - бу хәл көздән башлана. Яшәүчеләр сүзләренчә, юл ерганаклардан гына тора...

Редакциягә Камаш поселогының Шакиров урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.
- Биредә алты ел яшибез, - дип сөйли Тихоненко гаиләсе. - Ләкин урамны яктырту ничек булмады, һаман да юк. Күп гаиләләрдә кечкенә балалар бар, караңгыда балалар бакчасына, мәктәпкә барабыз, караңгыда кайтабыз - бу хәл көздән башлана.
Яшәүчеләр сүзләренчә, юл ерганаклардан гына тора - башта су үткәргәннәр, аннан соң телефон, яңгыр яуганда урам күлләвеккә әйләнә. Күпләр пычракта батмас өчен пакетка резин итекләр салып йөри.
- Караңгы урамнан су ерып баруның никадәр авыр икәнен күз алдыгызга китерегез әле, - дип көрсенәләр менделеевлылар.
Борис Колпаковка 82 яшь. Ул әтисе белән бергә төзегән йортта яши.
- Бездә ут беркайчан да булмады, миңа кирәкми дә - кич белән урамга чыкмыйм, ә кешеләр интегәләр.
Шакиров урамы буенча җаваплы Анна Яганова сөйләвенчә, урамда фонарь баганалары тора, ә лампочкалар юк. Баганалар да биек, яшәүчеләр үз көчләре белән урамны яктырта алмыйлар. Кайберәүләр үз хисапларына йортлары янына лампалар куйдыралар, башкалары яктылык булган Революция Тавы урамыннан кайта. Күпләр якын арада аларның караңгылык патшалыгында ут нуры барлыкка килүенә өметләнеп яшиләр.
Без "Жилэнергосервис" директоры Ренат Шәриповтан комментарий бирүен үтендек.
- Финанслауның җитәрлек булмавы сәбәпле, без кайбер урамнарга барып җитә алмыйбыз, шул исәптән Шакиров урамына да. Биредә сыйфатлы яктыртуны тәэмин итү өчен бишенче чыбык кирәк. Финанслау җитәрлек булса, безнең белгечләр мәсьәләне санаулы көннәрдә хәл итәчәк. Әмма акча юк. Без болай да үз средстволарыбызны кулландык, ә бу миллион сумга якын дигән сүз, ә акча 450 мең сум гына алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета