Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңел биреп төзергә

Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов социаль сфера объектларын капиталь төзү һәм ремонтлау буенча штаб утырышында подряд оешмалары алдына шундый бурыч куйды. Штабның дислокация урыны районның беренче җитәкчесе үтенече буенча Президент Рөстәм Миңнеханов үзгәртеп коруга һәм ремонтлауга финанс средстволары биргән Гассар исемендәге мәдәният сарае булды. Бүгенге көнгә биредә 50 миллион...

Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов социаль сфера объектларын капиталь төзү һәм ремонтлау буенча штаб утырышында подряд оешмалары алдына шундый бурыч куйды.
Штабның дислокация урыны районның беренче җитәкчесе үтенече буенча Президент Рөстәм Миңнеханов үзгәртеп коруга һәм ремонтлауга финанс средстволары биргән Гассар исемендәге мәдәният сарае булды.
Бүгенге көнгә биредә 50 миллион сум үзләштерелгән, тәрәзәләр, түбә, җылылык системасы алыштырылган. Районда 10 миллион сумлык финанслау күләме белән тагын 20 объект ремонтлана. Болардан тыш, социаль сфера һәм яңа төзелгән учреждениеләргә газ, суүткәрегчләр кертелә, юллар ремонтлана, төзекләндерү эшләре бара. Районда төзелеш һәм ремонт эшләре баруы куанычлы хәл. Проблемалы мәсьәләләрне хәл итү барышында И.Привалов төзүчеләрне техник куркынычсызлык нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә, эш сыйфатына җентекле игътибар бирергә, төзелеш материалларын сайлауга җаваплы һәм намуслы карарга өндәде.
- Күп объектлар балалар белән эшләүгә билгеләнгән. Ә алар өчен аеруча тырышырга, күңел биреп төзергә кирәк, - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар