Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китапханәдә очрашу

Дәһшәтле сугыш еллары бездән ерагайган саен, совет халкының батырлыгы тагын да мөһимрәк һәм әһәмиятлерәк була бара. Яу кырында булган вакыйгаларда катнашкан, аның михнәтләрен, авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кешеләр арабызда көннән-көн кими бара, аларның сафы сирәгәя. Бүгенге егет һәм кызлар өчен бу еллар тарих кына, шуның өчен үзәк китапханәдә Бөек Ватан...

Дәһшәтле сугыш еллары бездән ерагайган саен, совет халкының батырлыгы тагын да мөһимрәк һәм әһәмиятлерәк була бара.
Яу кырында булган вакыйгаларда катнашкан, аның михнәтләрен, авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кешеләр арабызда көннән-көн кими бара, аларның сафы сирәгәя.
Бүгенге егет һәм кызлар өчен бу еллар тарих кына, шуның өчен үзәк китапханәдә Бөек Ватан сугышы ветераны Х.Сәйфуллин белән очрашу алар хәтерендә озак сакланыр. Хәсән Шиһапович Алабуга педагогия институты студенты булганда 17 яшендә фронтка китә. 1942 елдан 1945 елга кадәр ул сигез эре бәрелештә: Ржев-Вязем һөҗүм итү операциясендә, Курск дугасында, Молдавия, Румыния, Венгрия, Австрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Ветеран сугышчан юлының иң истә калган мизгелләре турында сөйләде, яшүсмерләргә спорт белән шөгыльләнү, физик эш эшләү, күбрәк хәрәкәтләнү кирәклеге турында ассызыклады. 89 яшендә булуына карамастан, ул һәр көнне 5-6 километр юл җәяү үтә, җәмәгать эше белән шөгыльләнә, сугыш турында хатирәләрен ике җыентык итеп туплаган.
Мәктәп укучылары "Бондюгтан Берлинга кадәр" дигән китап-күргәзмәдә булдылар, китапханәгә "Патриот" клубы бүләк иткән Бөек Ватан сугышы еллары экспонатлары (солдат каскасы, кече миномет минасы, кул гранатасы) белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары очрашу