Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Контакт цехын искә алып

Бондюгның өлкән кешеләре завод цехларының элеккеге елларда ничек эшләвен яхшы хәтерли. Шуларның берсе - контакт цехы турында газета укучыларга сөйләп китәбез. Ул биш бүлектән: реактивлы күкерт һәм тоз кислотасы, сульфит тозлары, абсорбцион, компрессор һәм мич бүлекләреннән торды. Коллективта 110-120 кеше исәпләнде, алар арасында Ленин ордены кавалерлары цех начальнигы урынбасары Михаил...

Бондюгның өлкән кешеләре завод цехларының элеккеге елларда ничек эшләвен яхшы хәтерли. Шуларның берсе - контакт цехы турында газета укучыларга сөйләп китәбез.
Ул биш бүлектән: реактивлы күкерт һәм тоз кислотасы, сульфит тозлары, абсорбцион, компрессор һәм мич бүлекләреннән торды. Коллективта 110-120 кеше исәпләнде, алар арасында Ленин ордены кавалерлары цех начальнигы урынбасары Михаил Афанасьевич Клюкин, лаборатория мөдире Екатерина Филипповна Куракина, компрессорчы Солтан абый Бикмөхәммәтов, цех механигы Мөбарәк абый Хәсәншин, абсорбщик Николай Курочкин, лаборант Фатыйма апа Вәлиева (ул озак еллар халык утырышчысы булды) да бар иде. Өлкән аппаратчы Рәхим Вакыйфович Хәлиуллин КПССның XXII съездына делегат итеп сайланды. Ул цех комитетының алыштыргысыз рәисе, цех үзешчәннәрен оештыручы, оста биюче дә иде. Сәхнәгә чыкса, тамашачы аны алкышлар белән каршы алды. Оста рәссам буларак бәйрәмнәргә плакатлар, лозунглар ясады, "Кислотачы" цех стена газетасының редколлегия әгъзасы булды. Миңсылу Хәбибулловна Хөсәенова-Фатыйхова комсомол оешмасы секретаре иде.
"Коммунистик хезмәт ударнигы" исеменә ярыш җәелдерелгәч, профсоюз комитеты завод дирекциясе белән берлектә аны иң беренчеләрдән булып Рәхим Хәлиуллинга, сугышта катнашкан Николай Калашниковка, 2 нче сменага тапшырды (мастеры Н.Фатыйхов).
Безнең смена Кокшан балалар йортын шефлыкка алды. Шимбә өмәләре оештырылды, җыйналган акчага балаларга уенчыклар алдык. Аларның шатланганын күрү күңелгә рәхәтлек өстәде.
Ул вакыттагы цех коллективыннан унга якын кеше исән: Н.Калашников, ирле-хатынлы Нәҗибә Шәйхетдиновна һәм Борис Васильевич Мурзиннар, өлкән аппаратчы Зәйнәп Мусина һәм башкалар. Цех начальнигы Владимир Георгиевич Ральников, мастер Мөбарәк Хәсәншин, смена начальниклары Кекина, Трофимова, асорбчы Немтырев, миччеләр Соловьев, Плотников, Макаров, Евдокимов, колчедан күтәрүчеләр Сударикова, Гыймазетдинов, Фатыйхов, Евдокимова һ. б. лар арабыздан киттеләр инде.
Ул вакытта заводны В.Вольнов, М.Белопухов, И.Лексин җитәкләделәр.
Бәйрәмнәргә, демонстрацияләргә әзерләнгәндә җәмәгать оешмалары зур активлык күрсәтте. Шуның өчен кешеләр бәйрәмнәрне күмәкләшеп, тату һәм күтәренке күңел белән каршыладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары безнећ тарих