Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кредо – беренчеләр булу

27 декабрь - паспорт-виза службасы оешу көне. Быел аның юбилее. Сиксән ел дәверендә безнең илнең гади булмаган тарихы бу мөһим бүлекнең эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Вакытлар үзгәрә, службаның исемнәре алышына, ләкин нагрузка һәм җаваплылык шул килеш кала. Биредә эш тыныч дип уйлаучылар өчен бу беренче карашка гына шулай. Үтә җентеклелек,...

27 декабрь - паспорт-виза службасы оешу көне. Быел аның юбилее. Сиксән ел дәверендә безнең илнең гади булмаган тарихы бу мөһим бүлекнең эшчәнлегендә дә чагылыш таба.
Вакытлар үзгәрә, службаның исемнәре алышына, ләкин нагрузка һәм җаваплылык шул килеш кала. Биредә эш тыныч дип уйлаучылар өчен бу беренче карашка гына шулай. Үтә җентеклелек, игътибарлылык таләп итә торган нагрузкадан тыш, өч хезмәткәр халык миграциясе үсү белән бәйле, аеруча "Аммоний" заводын төзегән чорда, күләмле эш башкаралар. Агымдагы елның унбер аенда вакытлыча яшәүгә 14 рөхсәт бирелгән, 1571 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган шәхес исәпкә куелган, паспорт югалту буенча 178 гариза кабул ителгән. 1550 Россия паспорты бирелгән, 54 - туу турында таныклыкка өстәмә.
ПВС коллективы менделеевлыларны даими хокук дәүләтендә паспорт режимын бозмыйча яшәргә өйрәтергә омтыла. Хокук бозучыларга штраф санкцияләре кулланыла, бу кайберәүләрдә канәгатьсезлек тудыра. Качуда булган җинаятьчеләрне (11)эзләү күп вакытны ала. УФМСның территориаль бүлегендә көн саен уртача 50-60 кешегә хезмәт күрсәтелә. Нагрузкаларга һәм кыенлыкларга карамастан, коллектив ФМС Идарәсе куйган бурычларны уңышлы һәм компетентлы хәл итә, елдан-ел күрсәткечләр буенча үз төркемчәсендә алдынгы позицияләрне били. Унбер айлык йомгаклар буенча да бүлек беренче урында.
Бу постта Илсур Сафиевич Әсхәмовны алыштырып, ПВСны 25 ел диярлек эчке служба подполковнигы Елена Алиева җитәкли. И.Әсхәмовка кадәр биредә 15 ел Любовь Александровна Кондратьева хезмәт куйган. Паспорт өстәлендә төрле елларда гаҗәеп хатын-кызлар эшләгән: Нина Григорьевна Янковая, Зөһрә Шәмгуновна Поспелова, Нурлеһөдә Вәлиевна Гыйльфанова, Римма Рифовна Хәмитова, Илсөяр Мидхәтовна Хисамова, Роза Исламовна Сайранова, Земфира Рәшитовна Җамалетдинова. 1995 елдан хезмәт куючы эчке служба капитаны Әлфирә Мингалиева җаваплылыгы, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора, «За отличие в службе» медале белән бүләкләнгән. Эчке служба өлкән лейтенанты Лилия Тихонованың милициядәге стажы 1998 елдан, соңгы сигез елы - паспорт-виза службасында.
Хатын-кыз офицерлар һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан җитәкчелектән, коллегаларыннан, якыннарыннан котлаулар кабул итәчәкләр. Без дә аларга уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет һәм сәламәтлек телибез.
Р.Шәрәфиева
Рәсемдә: миграция службасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Паспортвиза службасыныћ 80 еллыгына

2
X