Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кыш килде, ләкин без әзер

Менделеевлылар дүшәмбедә көз көне йокларга ятып, сишәмбе иртәсендә кыш көне уяндылар. Бер төн эчендә шәһәрне калын гына кар катламы каплады. Һәм шул ук иртәдә шәһәр трассаларын чистартырга ике трактор чыкты. - Болар - «Комфорт-успех» оешмасы техникасы, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов. - Хәзер ул шәһәрне төзекләндерү белән...

Менделеевлылар дүшәмбедә көз көне йокларга ятып, сишәмбе иртәсендә кыш көне уяндылар.
Бер төн эчендә шәһәрне калын гына кар катламы каплады. Һәм шул ук иртәдә шәһәр трассаларын чистартырга ике трактор чыкты.
- Болар - «Комфорт-успех» оешмасы техникасы, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов. - Хәзер ул шәһәрне төзекләндерү белән шөгыльләнә. Менделеевлыларның шәһәр урамнарында сары фирмалы кием кигән кешеләрнең эшләгәннәрен күргәннәре булгандыр - алар чәчәк түтәлләре казыдылар, агачларны тәрбияләделәр. Кышкы чорга А.Каюмов җитәкләгән оешманың вазифаларына тротуарларны кардан чистарту, ком сибү һәм башкалар керә.
Халык календарена күз салсак, ноябрь ае өчен һава шартларының шактый ук тотрыксыз булуы, җил-яңгыр, юеш кар, томанлы-буранлы көннәр хас. шуңа күрә «Бер болыттан кар да явар, яңгыр да явар» дигән сүз бар. Безнең якларда елга-күлләрнең боз белән каплануы 14-22 ноябрьләргә туры килә, шушы ук срокларда диярлек кар да ныклап ята.
• Ноябрь кар өрә -
Галәмгә ашлык китерә.
• Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
• Әгәр беренче кар вак булса, җәй яхшы булыр, ашлык уңар.
Р.Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђџђр џђм шђџђрлелђр