Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызны эзләгәндә әбине тапканнар

4 февральдә Северная урамында яшәүче 77 яшьлек пенсионерка югала. Кызы әйтүенчә, ул урманга ылыс пиннекләренә киткән булырга тиеш. Кеше югалу факты буенча 86 нчы янгыннан сак бүлегендә оператив штаб утырышы була. Эзләү зонасы ике өлешкә бүленә, аларда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, эчке эшләр бүлекләре, администрация хезмәткәрләре, ирекле теләүчеләр - барлыгы...

4 февральдә Северная урамында яшәүче 77 яшьлек пенсионерка югала.
Кызы әйтүенчә, ул урманга ылыс пиннекләренә киткән булырга тиеш. Кеше югалу факты буенча 86 нчы янгыннан сак бүлегендә оператив штаб утырышы була. Эзләү зонасы ике өлешкә бүленә, аларда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, эчке эшләр бүлекләре, администрация хезмәткәрләре, ирекле теләүчеләр - барлыгы 70 кә якын кеше һәм 14 берәмлек техника катнаша.
Нәтиҗәдә 5 февральдә 16.20 сәгатьтә хатынны сигез яшьлек Василиса Галицынаны эзләгән Чаллы коткаручылары таба, чөнки Менделеевск районы да кызны эзләү зонасына керә. Өлкән яшьтәге ханым аңлатуынча, ул урманга ылыс пиннеге җыярга китә һәм үзен начар хис итә башлый. Аны тапканда ылыслар өстендә ята һәм хәрәкәтләнә алмый. Зыян күрүчене "Гомуми өшү" диагнозы белән үзәк больницагы озаталар. Хәзер ул хирургия бүлегендә дәвалану курсы үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар

2
X