Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Легаль булмаган мигрант

- "Легаль булмаган мигрант" оператив-профилактика операциясе барышында 23 административ беркетмә төзелде, - диде ТР буенча Россия Федераль миграция службасы идарәсенең Менделеевск районы бүлекчәсе начальнигы Елена Алиева. Операциянең максаты - безнең республика территориясендә эшкә рөхсәт рәсмиләштермичә законсыз хезмәт эшчәнлеге алып баручы миграция исәбенә куелмаган һәм теркәлмәгән чит ил гражданнарын һәм гражданлыклары...

- "Легаль булмаган мигрант" оператив-профилактика операциясе барышында 23 административ беркетмә төзелде, - диде ТР буенча Россия Федераль миграция службасы идарәсенең Менделеевск районы бүлекчәсе начальнигы Елена Алиева.
Операциянең максаты - безнең республика территориясендә эшкә рөхсәт рәсмиләштермичә законсыз хезмәт эшчәнлеге алып баручы миграция исәбенә куелмаган һәм теркәлмәгән чит ил гражданнарын һәм гражданлыклары булмаган шәхесләрне ачыклау. Патент ТР буенча Россия ФМСИнең хезмәт миграциясе бүлекләрендә рәсмиләштерелә. Әлеге эшче көчләрне бейджикларда күрсәтелгән белгечлекләр буенча гына кулланырга ярый.
Статистика буенча, Татарстанда миграция исәбенә куелмаган 13 мең кеше яши. Миграция закончалыгын бозу өчен штраф санкцияләре каралган.
РФдә тиешле рөхсәт алынмаган чит ил гражданинын яки гражданлыгы булмаган шәхесне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү административ штрафка китерә. Вазифаи шәхесләргә - 25 меңнән 500 меңгә кадәр, юридик затларга - 250 меңнән 800 меңгә кадәр, яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктату. Штраф санкцияләре җитәкче законсыз эшкә алган чит ил гражданинының һәркайсы өчен аерым кулланыла.
- Миграция агымыннан башка катлаулырак. Күп предприятиеләр эшче кулларга дефицит кичерә. Ләкин беркем дә закончалыкны бозарга тиеш түгел. Бу мәсьәләне контрольдә тотачакбыз, - дип кисәтте Игорь Привалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары эшлекле дњшђмбе