Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май чабу бәйрәменә яңгыр

Ольга Смолькова - Йокларга ятканда кыш иде, иртән уянганда яз җиткән, - дип шаярттылар кышны озатуга багышланган шимбә күңел ачу чарасына чыккан менделеевлылар. Быел ул "Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда узды. Төп атрибут - Май чабу атнасы карачкысы кар өеме өстендә тора. Аның тирәсенә халык җыелган, бәйрәм символы фонында...

Ольга Смолькова
- Йокларга ятканда кыш иде, иртән уянганда яз җиткән, - дип шаярттылар кышны озатуга багышланган шимбә күңел ачу чарасына чыккан менделеевлылар.
Быел ул "Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда узды. Төп атрибут - Май чабу атнасы карачкысы кар өеме өстендә тора. Аның тирәсенә халык җыелган, бәйрәм символы фонында балаларын фотога төшерәләр.
Ирле-хатынлы Петровларның уллары Олег канәгатьлек хисе белән камерага төбәлә.
- Ул инде Масленица бәйрәмен балалар бакчасында каршы алды, коймаклар белән сыйланды, - диде әтисе.
Эшмәкәр Сә-лаховларның сәүдә ноктасында кабарып пешкән коймаклар өеме. - Беленнәрне нинди рецепт буенча пешердегез? - дип сорыйбыз, - һәр хуҗабикә дә болай уңдыра алмый бит.
- Аерым сере юк, - дип шаярта Лилия, - ешрак пешерергә генә кирәк.
Чаллы сәүдә базасы хезмәткәрләре барлык теләүчеләр өчен белен пешерү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Монда борынгы гореф-гадәтләр һәм заманчалык, традиция һәм яңалык берләшкән: торбалы авыл самовары һәм шашлык. Алардан башка бер бәйрәм дә узмый.
- Кыш белән Яз бер-берсенә каршы атлый, - дип игълан итә алып баручылар.
Һәм бу сүзләрдән соң беренче язгы яңгыр сибәли башлады.
- Җырлап алыйк, булмаса, - ди Виктор Никифоров тавышы белән Кыш бабай, һәм мәйдан өстендә үзешчәннәр башкаруында рус, татар, мари телләрендә җырлар яңгырый, сәхнәләштерелгән тамаша җәелдерелә.
- Кәеф яхшы, бәйрәмчә, - дип билгеләп үтә Татьяна Алексеевна Курочкина. - Оныгым Полина понида йөрде, уенчыклар сатып алдык, рәхәтләнеп концерт карыйбыз.
Янгын часте һәм "Комфорт Успех+" предприятиесе хезмәткәрләре үзләре ясаган бәйрәм символы янында сакта тордылар. Мастер Роза Йосыпова шәһәрне төзекләндерү өлкәсендә эшләү дәверендә шундый 19 карачкы ясаган.
- Без коллегаларым белән ачык төстәге төрле тукыма сайларга, кызыклы образ тудырырга тырыштык. Ә аякларына берсенә - кышкы, икенчесенә җәйге кием кидерттек, - ди Роза Хәлиловна.
Саламнан ясалган кыш символы берничә минут эчендә кабынды һәм янып та бетте, язгы изге өметләргә юл ачты.
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга