Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск укучылары республиканың төп чыршысында

Бу балаларга узган ел мәктәп һәм район олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашу белән истә калды. 26 декабрьдә Казанда узган һәм барлык республикадан йөзләгән баланы җыйган Президент чыршысына бару җиңүчеләр өчен лаеклы бүләк булды. Алина Смирнова, 1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныфы укучысы, район олимпиадалары җиңүчесе: - Президент чыршысыннан алган...

Бу балаларга узган ел мәктәп һәм район олимпиадаларында, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашу белән истә калды.
26 декабрьдә Казанда узган һәм барлык республикадан йөзләгән баланы җыйган Президент чыршысына бару җиңүчеләр өчен лаеклы бүләк булды.
Алина Смирнова, 1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныфы укучысы, район олимпиадалары җиңүчесе:
- Президент чыршысыннан алган тәэсирләр искиткеч! Мондый чаралар оптимизм белән сугара. Әлбәттә, 2013 ел Универсиадасына багышланган тамаша да, җырчы Максимның чыгышы да ошады. Тантана "Татнефть-арена"да узды, анда Татарстан районнарыннан бик күп балалар җыелды.
Дилүс Гыймадиев, 11 нче сыйныф укучысы, Турай урта мәктәбе президенты, район олимпиадалары җиңүчесе:
- Президент чыршысында беренче тапкыр катнаштым, алган тәэсирләр истә калырлык булды. Чара югары дәрәҗәдә узды, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тыңладык. Концерт ахырында һәрберебезгә тәм-томнар тутырылган рюкзак-елан бирделәр.
Екатерина Филатова, 11 нче сыйныф укучысы, район олимпиадалары, иҗади конкурслар җиңүчесе:
- Театрлаштырылган тамашадан канәгать калдым. Республика президентын, җырчы Максимны күрдем. Чыршыда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. "Татнефть-арена" берничә мең баланы җыйды, район делегацияләре, югалмас өчен, үзләренең вәкилләрен күз уңыннан ычкындырмаска тырыштылар. Һава торышы бозылып өйгә озак кайту да күтәренке кәефне боза алмады. Район җитәкчелегенә мондый искиткеч сәяхәт өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицђћгђмђ

2
X