Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин бәхетле ана

25 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Таисия Васильевна Соловьёва олуг юбилеен билгеләде. - Тугызынчы дистәмне тутырсам да, үземне карт кеше итеп тоймыйм. Күңел һаман яшь. Күтәренке рух белән яшим, төшенкелеккә бирелмим, - ди язмабыз герое гади сүзләр белән ихластан үзе турында. Батыр йөрәкле һәм чыдам бу хатынга карап...

25 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Таисия Васильевна Соловьёва олуг юбилеен билгеләде.
- Тугызынчы дистәмне тутырсам да, үземне карт кеше итеп тоймыйм. Күңел һаман яшь. Күтәренке рух белән яшим, төшенкелеккә бирелмим, - ди язмабыз герое гади сүзләр белән ихластан үзе турында.
Батыр йөрәкле һәм чыдам бу хатынга карап гаҗәпләндем: урын өстендә ятарлык җитди җәрәхәт алуына карамастан, елмаю аралаш үзенең тормыш мизгелләрен хәтереннән үткәрә. Аның фатир ишеге ябылып тормый. Балалары, оныклары, туганнары, коллегалары, дуслары, күршеләре бер-бер артлы Таисия Васильевнаны юбилее белән котларга керә, гомер юлы дәвамында бүләк иткән мәхәббәте, кайгыртучанлыгы, ярдәме өчен рәхмәтләрен белдерәләр.
Ветеранны район җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, озак еллар хезмәт куйган предприятиесе - икмәк заводы вәкилләре котладылар.
Россия Президенты Владимир Путин имзалаган Рәхмәт хаты Т.Соловьёваның Ватан алдындагы фидакарь хезмәтен тануны тагын бер кат дәлилләде. "Дәһшәтле сугышның михнәтләрен һәм авырлыкларын үз җилкәсендә татыган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Гомуми Җиңүгә сезнең һәркайсыгыз чын мәгънәсендә бәһасез өлешен кертте. Сез күрсәткән батырлык гасырларда калачак һәм патриотизм, әхлаклылык, үз эшеңә тугрылыкның югары үрнәге булып торачак", - диелә анда.
- Бу котлау открыткасы гаилә архивында истәлекле ядкарь булып сакланыр. Без әнинең бүләкләрен кадерләп саклыйбыз, - ди кызы. - Менә Бөек Җиңүнең 60 еллыгына ТР Президенты Минтимер Шәймиевтән котлау һәм кыйммәтле бүләк - алтын кул сәгате. Район башлыгы Рөстәм Гафаровның һәм предприятие җитәкчеләренең күпсанлы Мактау грамоталары.
- Кайда гына эшләсә дә, Таисия Васильевна хөрмәткә лаек була, якты эз калдыра. Таләпчән, принципиаль, бер эштән дә баш тартмый торган ханым озак еллар җәмәгать тормышында кайный, йорт комитеты рәисе вазифаларын үти, подъездларда тәртип һәм чисталык булдыруга, анда яшәүчеләргә көченнән килгәнчә ярдәм итүгә үзеннән өлеш кертә. Аның абруе теләсә нинди проблеманы хәл итүдә гарант булды, - дип өсти үз фикерен Валентина Ивановна Веревкина.
Чыннан да, намуслы хезмәте Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре көнендә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелә.
- Ләкин мин Ана медален һәм III дәрәҗә Ана даны орденын төп бүләк дип саныйм, - ди тавышына күңел җылысы өстәлгән Т.Соловьева. - Фронтовик ирем, Бондюг егете Николай белән сигез бала үстердем. Кызганычка каршы, бишесе исән түгел, ләкин алар турында хатирәләр исемнән чыкмый. Яраткан кызларым Алевтина, Светлана һәм Маринаның янымда булуларына язмышыма рәхмәтлемен, алар мине авыр хәлемдә ярдәмнәреннән ташламыйлар. Оныкларым һәм оныкчыкларым еш янымда була. Алар миндә 20. Мин бәхетле ана һәм әби, янәшәмдәге барлык кешеләрнең дә бәхетле булуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Мин бђхетле ана

2
X