Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОДН: үзебезне үзебез җәзалыйбыз

- Шәһәр торак фондының 77% йортларында яшәүчеләргә су өчен ОДН билгеләнә. Йортларның кайберләрендә бу исәпләүләр ресурсларның гомуми чыгымының 70%ыннан артып китә, - дип борчылуын белдерде "Бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ директоры Елена Һадиева. Менделеевлыларның бер өлеше квитанцияләрдә ОДН пункты барлыкка килүгә ризасызлыгын белдерсә һәм бәхәсләшсә, калган өлеше гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүнең...

- Шәһәр торак фондының 77% йортларында яшәүчеләргә су өчен ОДН билгеләнә. Йортларның кайберләрендә бу исәпләүләр ресурсларның гомуми чыгымының 70%ыннан артып китә, - дип борчылуын белдерде "Бердәм исәп-хисап үзәге" ҖЧҖ директоры Елена Һадиева.
Менделеевлыларның бер өлеше квитанцияләрдә ОДН пункты барлыкка килүгә ризасызлыгын белдерсә һәм бәхәсләшсә, калган өлеше гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүнең котылгысыз чынбарлык икәнен аңлады. Түләүгә куелган суммаларны киметү буенча чаралар күрергә кирәк.
- Салкын һәм кайнар судан кулланган өчен түбәнәйтелгән күрсәткечләр биреп, йортларда яшәүчеләр үзләрен үзләре җәзалыйлар. Исәпкә алынмаган фатир приборларының сан күрсәткечләре гомумйорт исәпләүләренә утырачак. Фатирда беркем яшәмәгән очракта да ОДН фатир мәйданына пропорциональ исәпләнеләчәк, - дип кисәтте ул.
- Тиздән фатирда исәпләү приборлары дистанцион идарәгә күчереләчәк. Торак службаларын алдап, йортларда яшәүчеләр үзләрен алдыйлар, - дип кисәтте Игорь Анатольевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары эшлекле дњшђмбе

2
X