Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Патриотлар тәрбиялиләр

"Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Тәрбиячеләр бу юнәлештә данлыклы илебез тарихын, совет халкының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыгын үрнәк итәләр. 1941-45 еллар вакыйгаларын барлау, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, викториналар, конкурслар, документаль һәм нәфис фильмнар карап әңгәмәләр кору - болар чараларның кайберләре...

"Кама таңнары" приюты хезмәткәрләре балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр.
Тәрбиячеләр бу юнәлештә данлыклы илебез тарихын, совет халкының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыгын үрнәк итәләр.
1941-45 еллар вакыйгаларын барлау, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, викториналар, конкурслар, документаль һәм нәфис фильмнар карап әңгәмәләр кору - болар чараларның кайберләре генә.
Бигрәк тә укучыларны "Сталинград бәрелеше" фильмы тетрәндергән. Каһарман сугышчыларның Идел буе шәһәрен үзләрен аямыйча саклаулары, безнең киләчәк өчен тормышларын да кызганмаулары турында сөйләштеләр һәм аларга карата горурлык хисләре кичерүләрен белдерделәр. Читтән торып Мамай курганына экскурсия ясау да балалар күңелендә онытылмас тәэсирләр уятты. "Мондый чаралар киләчәктә дә еш оештырылачак", диләр тәрбиячеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделеевс информация