Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Патриотларны ничек тәрбияләргә

Район башлыгы Игорь Привалов, Түбән Кама районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәйтелгән киңәшмәнең темасы яшьләрне патриотик тәрбияләү булды. Булачак Ватан сакчыларын тәрбияләүнең төп формасы буларак хәрби-патриотик тәрбия турында мәгълүмат белән хәрби комиссариатның район бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар Түбән Кама районында патриотик тәрбия...

Район башлыгы Игорь Привалов, Түбән Кама районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәйтелгән киңәшмәнең темасы яшьләрне патриотик тәрбияләү булды.
Булачак Ватан сакчыларын тәрбияләүнең төп формасы буларак хәрби-патриотик тәрбия турында мәгълүмат белән хәрби комиссариатның район бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев чыгыш ясады.
Киңәшмәдә катнашучылар Түбән Кама районында патриотик тәрбия системасы турында видеофильм карадылар. Григорий Китанов яшьләр белән эшләүдә кулланыла торган төп формалар һәм алымнар, патриотик тәрбия үзәкләре эшчәнлеге, эзләнүчеләр хәрәкәтләре, армиягә чакырылучылар әзерләү үзәкләре, хәрби частьлар белән шефлык элемтәләре турында сөйләде.
Район башлыгы Игорь Привалов хәрби-патриотик тәрбиянең күппланлы һәм системалы эшчәнлек булуын ассызыклады:
- Безнең максат - аны камилләштерү, яңа формаларын эзләү һәм алдынгы тәҗрибәләрне куллану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар

2
X