Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Педагогларга – бүләкләр, җырлар һәм чәчәкләр

Сәнгать мәктәбендә узган тантаналы кичә Укытучылар көненә багышланды. Залдагы беренче рәтләрдә иң почетлы кунаклар - педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар династияләре вәкилләре урын алды. Кичәне алып баручы Виктор Никифоров һәм Рәзилә Хәсәнова котлау өчен сүзне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллинга бирделәр. - Район укытучыларының һөнәри осталыгы һәм педагогик таланты югары дәрәҗәдә,...

Сәнгать мәктәбендә узган тантаналы кичә Укытучылар көненә багышланды.
Залдагы беренче рәтләрдә иң почетлы кунаклар - педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар династияләре вәкилләре урын алды.
Кичәне алып баручы Виктор Никифоров һәм Рәзилә Хәсәнова котлау өчен сүзне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллинга бирделәр.
- Район укытучыларының һөнәри осталыгы һәм педагогик таланты югары дәрәҗәдә, - диде Рөстәм Зиннурович. - Иҗади хезмәтегез өчен ихлас котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итегез.
Залның алкышлавы астында иң яхшы укытучыларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары тапшырылды.
Бүләкләүләр церемониясен мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Зөлфирә Хәертдинова дәвам итте.
Җыелганнар ТР Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаровны җылы сәламләделәр, ул чыгышында укытучылык корпусының әһәмиятле ролен ассызыклады:
- Тәрбия һәм белем бирү процессы ышанычлы кулларда икән, димәк, районның киләчәге бар.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев мәктәпкәчә учреждениеләр коллективларына үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм "Крепыш" 12 нче балалар бакчасы мөдире Татьяна Газизовага юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бәйгеләрендә актив катнашуы өчен бүләк - телевизор тапшырды. "Кристалл", "Очарование", "Дайяна" коллективлары, 2 нче балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе шәкертләре катнашындагы концерт тантана хуҗаларына ихлас бүләк булды. Һәр номер ветераннарга, яшь белгечләргә, махсус грантлар яулаган, төрле бәйгеләрдә җиңгән укытучыларга һәм тәрбиячеләргә багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск районы Укытучы коне