Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пионер оешмасына – 90

Шәһәрлеләр пионер оешмасы хәрәкәтенең 90 еллыгын Җиңү мәйданында тантаналы чара белән билгеләп үтте. 1922 елның 19 маенда бөтен ил буенча беренче пионер оешмалары барлыкка килде һәм алар 90 нчы елларга кадәр гамәлдә булды. Бүгенге көндә 30 яшьтән өлкәнрәкләр октябрят һәм пионер булган. Әлеге чара алар өчен балалык, яшьлек елларын искә...

Шәһәрлеләр пионер оешмасы хәрәкәтенең 90 еллыгын Җиңү мәйданында тантаналы чара белән билгеләп үтте.
1922 елның 19 маенда бөтен ил буенча беренче пионер оешмалары барлыкка килде һәм алар 90 нчы елларга кадәр гамәлдә булды. Бүгенге көндә 30 яшьтән өлкәнрәкләр октябрят һәм пионер булган. Әлеге чара алар өчен балалык, яшьлек елларын искә алу һәм мәктәп укучыларына ул чор турында хатирәләрен сөйләү мөмкинлеге бирде.
Укучылар пионер формасы кигән: башларында пилотка, муеннарында кызыл галстук. Барабан каккан тавыш астында мәйданга байрак алып керелде. Алып баручылар - иҗат үзәге шәкертләре Никита Гудовский и Карина Шалина районда пионер хәрәкәте тарихы белән кыскача таныштырдылар.
- Пионер оешмасы сафына кабул итү һәр мәктәп укучысы өчен мөһим вакыйга булды. Балалар оешмалары эшен дәвам итүе һәм традицияләрне яңартуы куандыра, - дип сөйли сәламләү сүзендә район җитәкчесе Игорь Привалов.
Бәзәкә авылында пионер хәрәкәтен оештыручы һәм озак еллар буена җитәкләүче, педагогик эшчәнлек ветераны Рәмзия Мөхетдинова митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
- Пионер - юл яручы, башлап йөрүче, - ди Рәмзия Гәрәевна. - Мин эшләгән елларда мәктәптә төрле яшьтәге балалардан берничә пионер отряды оештырылды, балалар җәмәгать эшендә катнашты, өлкәннәргә ярдәм итте, төрле чаралар үткәрелде, кошлар һәм хайваннар турында кайгырттылар.
Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салу, шулай ук укучыларның пионер хәрәкәте ветераннарына букетлар бирүе белән чара тәмамланды.
Иҗат үзәге шәкертләре, район балалар думасы әгъзалары шәһәр һәм авыл мәктәпләрендәге оешмалар эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Һәр оешманың үз исеме, девизы, эш планы бар. Мисал өчен 7 нче мәктәптә "Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары" юл кагыйдәләрен өйрәнәләр. 1 нче мәктәпнең "Максимум" берләшмәсе җиде юнәлеш - сәламәтлекне ныгыту, спорт, иҗатны үстерү, кече яшьтәге балалар белән эшләү, газета һәм телетапшырулар ясау, гражданин, патриот, лидер тәрбияләү, мәктәп музеен оештыру һәм волонтерлык хәрәкәтен камилләштерү буенча эшли. 4 нче мәктәп оешмасы - "Бөркет балалары", 3 нче мәктәптә - "Изгелек эшләү", "Бәзәкәдә" - "Яшьтәш", "Турайда "Мирас" дип атала. Исемнәре генә төрле, гомумән алар көчле, актив, төрле яктан үсеш алган шәхес тәрбияләү максатын күздә тота.
Әлфия Талыйпова, Рәмзия Мөхетдинова, Татьяна Ориничева, Нәзирә Волкова һәм Ясминур Гыйззәтуллиналар чын пионерларны күрү һәм ишетеп тою мөмкинлеге бирделәр. Алар шул вакытның популяр җырларын башкардылар. Өлкән яшьтәгеләр аларга кушылып җырлады, чөнки ул җырларның сүзләрен кайчандыр бөтен ил яттан белә иде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко пионер хәрәкәте активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәгариф идарәсе начальнигы Резедә Гайфуллина балалар оешмаларының иң яхшы җитәкчеләренә Мактау грамоталары тапшырды.
Кичен каенлыкта төрле уеннар булды һәм зур пионер учагы кабызылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Пионер оешмасына – 90