Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президент стипендиаты

Республика вузларының һәм училищеларының 90 студенты ТР дәүләт стипендияләре алды. Болар - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләр укучылары. Стипендиатлар арасында 122 нче һөнәр училищесы укучысы Александр Швайцер да бар. Студентлар көнендә КФУның актлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Александрга стипендия алу турында таныклык тапшырды. Егет - уку...

Республика вузларының һәм училищеларының 90 студенты ТР дәүләт стипендияләре алды. Болар - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләр укучылары. Стипендиатлар арасында 122 нче һөнәр училищесы укучысы Александр Швайцер да бар.

Студентлар көнендә КФУның актлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Александрга стипендия алу турында таныклык тапшырды.
Егет - уку йортында интеллектуаль, спорт һәм иҗат чараларының актив катнашучысы. Узган ел "Ел укучысы" бәйгесе җиңүчесе булган. Буш вакытларында "Мастер" үсмерләр-яшьләр клубында брейк-данс белән шөгыльләнә, граффити стилендә рәсем ясый. Автомеханика классының икенче курсында укучы конструкцияләр белән мавыга. Гади зажигалка детальләреннән мотоциклларның миниатюралы модельләрен проектлаган.
- Уенчыклар мотопаркын ясау катлаулы түгел. Моның өчен келәй, оста куллар һәм зур теләк кирәк, - ди А.Швайцер (рәсемдә уңда).
Укытучылар әйтүенчә, ул тырыш һәм хезмәт сөючән, йөкләнгән биремнәрне җаваплылык белән үти.
- Саша "Ел укучысы" конкурсында откач, минем фәнем буенча имтиханнардан азат ителде. Ләкин, шуңа да карамастан, курсташлары белән бергә имтихан тестларын узды, - ди сыйныф җитәкчесе Иван Тарасов.
Саша тату гаилә корырга һәм яхшы эш табарга хыяллана, ләкин хәзерге максаты - белем алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары А.Швайцер

2
X