Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр бала мөһим

Лариса Кривилёва "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советының чираттагы утырышында районда "Россиягә һәр бала мөһим" федераль партия проектын тормышка ашыру мәсьәләсе төп тема булды. - Балалар - безнең җәмгыятьнең киләчәге. Һәр баланың лаеклы балачагы булуы, аның гаиләдә үсүе һәм тәрбияләнүе мөһим. Бурыч - балаларны приютлардан туган гаиләләренә кайтару, яки...

Лариса Кривилёва
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советының чираттагы утырышында районда "Россиягә һәр бала мөһим" федераль партия проектын тормышка ашыру мәсьәләсе төп тема булды.
- Балалар - безнең җәмгыятьнең киләчәге. Һәр баланың лаеклы балачагы булуы, аның гаиләдә үсүе һәм тәрбияләнүе мөһим.
Бурыч - балаларны приютлардан туган гаиләләренә кайтару, яки алар өчен тәрбиягә алучы ата-аналар билгеләү, - диде җирле бүлекчә секретаре Игорь Привалов, форумны ачып.
- Бүген безнең республикада, шул исәптән районда да, аналарны һәм балаларны, тәрбиягә бала алган гаиләләрне яклау буенча дәүләт программалары тормышка ашырыла. Ләкин мәсьәләнең финанс ягы - ата-ананың тәрбиягә алган баласына бирергә тиешленең бик аз өлеше генә.
Шуңа күрә ятимнәрне уллыкка алу, тәрбиягә бала алган гаиләләр булдыру карарын кабул иткән менделеевлылар алдында түбәнчелек белән баш иям. Әгәр бала тәрбиягә алган әти-әниләре янында үзен ышанычлы, уңайлы тоя икән - аның өчен шатланырга гына кала.
Сәяси совет әгъзасы Мөслим Гилёв тәкъдиме буенча районда секретарь Игорь Привалов рәислегендә "Россиягә һәр бала мөһим" партия проектын тормышка ашыру буенча эшче төркемнең составы расланды.
Сәяси совет идеология мәсьәләләре буенча секретарь урынбасары Зөфәр Сәгъдиевның тәкъдиме белән килеште һәм хәликтеч тавышка хокук белән участок сайлау комиссияләре әгъзалары итеп билгеләү һәм район территориясендә биш елга күрсәтелгән комиссияләр составы резервына кертү өчен кандидатураларны раслады.
Районда "Халык контроле" федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында бердәмроссиялеләр сәяси совет әгъзасы Лариса Мөхәммәтшина рәислегендә эшче төркемне расладылар.
- Эшче төркем сәүдә, шул исәптән алкоголь сату закончалыгын саклауны тикшерү рейдларында катнашырга исәп тота, - дип билгеләде Лариса Юрьевна.
Утырыш барышында партиялеләрнең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бюджеты һәм чыгымнар сметасы расланды.
Сәяси совет җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова тәкъдим иткән "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе XX конференциясе катнашучылары белдергән тәнкыйть искәрмәләрен бетерү, тәкъдимнәрне тормышка ашыру буенча региональ сәяси совет чаралары планын, шулай ук "2013 елда Россия Федерациясендә Әйләнә-тирә мохитне саклау елын үткәрү турында" РФ Президенты Владимир Путин Указын тормышка ашыру буенча чаралар планын башкаруга бертавыштан кабул итте.
- Менделеевск химия шәһәре булса да, экологик хәл куркыныч тудырмый. Еш кына проблема санкцияләнмәгән чүп өемнәрендә була. Агымдагы ел планнарында - урман посадкаларын төзекләндерү, Тойма елгасы ярларын ныгыту һәм башкалар, - дип комментарий бирде Игорь Привалов.
Утырышның йомгаклау өлешендә сәяси совет әгъзалары РФ Президентының гражданнарның барлык категорияләре өчен торак фондны хосусыйлаштыру срогын якынча ике елга озайту инициативасын, югары ранг җитәкчеләренең - дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең илебезнең инвестиция ягыннан җәлеп ителүен ныгыту максатында чит ил счетларын ябу кирәклеген хупладылар.
Утырышта беренчел бүлекчәләр секретарьлары, партиянең "Яшь гвардия" бүлекчәсе вәкилләре катнашты.
Рәис сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рђсми

2
X