Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхмәт, чишмә

Табигатьнең гүзәл кочагында Урса тауларына сыенып, кояш нурларына коенып. Чал тарихлы Абалачым ераклардан күренә. Авылымның табигате искиткеч матур. Капка төбенә чыгу белән, үземне хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр мине сихри дөньяга алып кереп китәләр. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә...

Табигатьнең гүзәл кочагында
Урса тауларына сыенып, кояш нурларына коенып.
Чал тарихлы Абалачым ераклардан күренә.
Авылымның табигате искиткеч матур. Капка төбенә чыгу белән, үземне хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр мине сихри дөньяга алып кереп китәләр. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәкләр иңләп йөзәләр. Яр буенда өянкеләр үсә.
Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар бит. Бу - чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга. Сихри чылтыравы, саф суы белән күңелләрне пакьлый, сафландыра. Аның көмешсыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр. Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Авылыбызда тау астындагы чишмәне "Изге Оркыя чишмәсе" дип атыйлар. Аның суын эчсәң, тәнеңә ниндидер сихәт алган кебек буласың.
Рәхмәт, чишмәм, җырлый-җырлый агып
Бүләк иттең көмеш суыңны,
Күңелем түрләрендә ядкарь итеп салып куям
Ялан тәпи йөргән бала чагымны.
Элина Әбүләесова,
Абалач мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Экология елы