Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«РИТЭК» проектын – гамәлгә

Агымдагы елның 30 октябрендә Казанда "РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл"ның Татарстандагы хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектларының III конкурсында җиңүчеләрн бүләкләү тантанасы булды. Аны "ЛУКОЙЛ" ААҖ Президенты Вагит Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачтылар. 2012 елда катнашырга теләүчеләрдән 750 гариза булды, III конкурсның грантлар фонды 26 миллион сум...

Агымдагы елның 30 октябрендә Казанда "РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл"ның Татарстандагы хәйрия фонды социаль һәм мәдәни проектларының III конкурсында җиңүчеләрн бүләкләү тантанасы булды.
Аны "ЛУКОЙЛ" ААҖ Президенты Вагит Алекперов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачтылар.
2012 елда катнашырга теләүчеләрдән 750 гариза булды, III конкурсның грантлар фонды 26 миллион сум тәшкил итте.
Республика районнарыннан 133 проект җиңүгә иреште, алар арасында Менделеевск районыннан җиде проект булды.
Грантны түбәндәгеләр алды:
- "Могҗиза көткән тугыз ай" һәм "Онлайн-аралашу" проектлары өчен "Өмет яры" Халыкка Социаль хезмәт күрсәтү үзәге;
- "Мин яратам сине, туган ягым" проекты өчен "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты.
- "Изгелекнең бәллүр чыганагы" һәм "Без - кан кардәшләр" проектлары өчен 1 нче урта мәктәп.
- "Чын кызлар хоккей уйный" проекты өчен "Айсберг" боз сарае.
- "Менделеевскиның кече елгаларын коткару" проекты өчен 10 нчы балалар бакчасы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа казанышларга ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары алкышлыйбыз

2
X