Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр хуҗалыгында җылылык булыр

Дүшәмбе көнге оператив киңәшмә күңелле минутлардан башланды. Финанс структурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итте. Җылыту сезоны старт алдында - Район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә 1 июльдән җылылык, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын ачу сезонына әзерләнү эшләре башланды, - дип хәбәр итте башкарма комитетның төзелеш,...

Дүшәмбе көнге оператив киңәшмә күңелле минутлардан башланды. Финанс структурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итте.

Җылыту сезоны старт алдында
- Район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә 1 июльдән җылылык, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасын ачу сезонына әзерләнү эшләре башланды, - дип хәбәр итте башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Андрей Тарасов. - Барлык 120 йортның үзәк җылыту системасы көзге-кышкы чорда эшләргә әзер. Шәхси котеллар белән тәэмин ителгән йортларга җылылык бирү буенча эш дәвам итә.
Бүгенге көндә йорт эчләрендәге җылылык һәм су челтәренең 2922 погонлы метры, 7257,7 кв.м. йортлар түбәсе, 308 кв. метрда фундамент ныгытылды, 45 кв.м. идән, керү тамбурлары, 9 яңгыр сулары агу урыны ремонтланды.
Социаль өлкә объектларын җылылык сезонына әзерләү буенча эш тәмамлана. 10 сентябрьдән мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына җылы бирү башланачак. Тихоново мәктәбе һәм Иске Гришкин балалар бакчасы буенча проблемалы мәсьәләләр бар, алар 15 сентябрьгә хәл ителәчәк.
Котельныйларда, җылылык пунктларында, суүткәргеч насос станцияләрендә планлаштырылган чаралар вакытында үтәлде.
Район үсеше нәтиҗәләре
Бу турыда мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева чыгыш ясады.
Агымдагы елның 7 аенда районда промышленность җитештерүе индексы 93,4 процент тәшкил итте. Җиһазларның төзек булмавы һәм ремонтка тукталу сәбәпле "Менделеевсказот" ҖЧҖ (88,4%), язгы ташу сәбәпле "Менделеевск икмәк заводы" (95,4%), "Звездное" (91,9), "Кама-Сакс" (85,6%) предприятиеләре җитештерүне киметте.
"Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ (104,7%), "Ижевский источник" ҖЧҖ (122,6%) продукция җитештерүне арттыруга ирештеләр. Ел башыннан "Менделеевсказот" ҖЧҖдә 1,8 миллиард сумлык товар җитештерелде, алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 119,1%.
Җиде айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Карпов исемендәге химия заводы 623 миллион сумлык товар җитештергән һәм хезмәт күрсәткән, алдагы ел белән чагыштырма - 115,7%.
"Кама-Сакс" ҖЧҖ 73 миллион сумлык промышленность продукциясе төяп җибәргән, чагыштырмада бу күрсәткеч 103,3 процент тәшкил итә.
Товар әйләнеше күләме гамәлдәге бәяләрдә 718 миллион сумлык булды, алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда - 105,1%. Ваклап сатуның барлык каналларында товар әйләнеше 684 миллион сумлык, яки узган елдагы күрсәткечнең 105,2 проценты. Гомумтуклану өлкәсендә товар әйләнеше - 34,4 млн. сум (104%).
Ел башыннан барлык финанслау чыганакларын кертеп, статистиканы исәпкә алып төзелеш-монтажлау эшләре күләме гамәлдәге бәяләрдә 90,1 миллион сумлык яки узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 79,2 процентка җитте; шул исәптә: "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ - 35,6 млн. сум (узган елда - 199,2%), "Мастер" ҖЧҖ - 25,3 млн. сум (2,6 тапкыр артыграк), "Спецстрой" ҖЧҖ - 9,8 млн. сум (узган елдагыдан 47,1%) үзләштерде. Агымдагы елда предприятие "Аммоний" ААҖ территориясендә эшли (юллар һәм су белән тәэмин итү челтәре төзелеше); "Резидә" ҖЧҖ - 9,1 млн. сум (112,3%) финанс үзләштерде.
2012 елның җиде аенда районда 19441 квадрат метр торак мәйданы куллануга тапшырылды, алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 4,4 тапкыр артыграк.
Гомумкуллану автомобиль транспорты 367,9 мең кешегә хезмәт күрсәтте, узган елдагы күрсәткеч белән чагыштырма - 84,3%, 16,1 миллион сумлык керем алынды (141,1%). Җиде айда автомобиль юллары һәм күперләр төзүгә 29,7 млн. сум (67,2%) акча юнәлдерелде.
Район почта элемтәсе бүлеге 2,8 миллион сумлык керем алган, узган елдагы белән чагыштырганда 92,9 процент тәшкил итә. Район электр элемтәсе челтәренең кереме 27,5 млн. сум, халыкка 18,6 млн. сумлык элемтә хезмәте күрсәтелгән. Ел башыннан 21 абонентка газ тоташтырылган (шәһәрдә - 10, авылларда - 11).
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерелгән продукция күләме гамәлдәге бәяләрдә 105,3 млн. сумлык булды, алдагы ел белән чагыштырма - 114,9%. Продукция сатудан кергән акча - 79,1 млн. сум. Барлыгы 4293 т сөт (чагыштырма 112,4%), 405 т ит (81,2%) сатылды.
Районда халык саны 30349 кеше тәшкил итә. Җиде айда районда 211 кеше туган, узган елдагыдан дүрт кешегә кимрәк. 248 кеше вафат булган, табигый кимү - 37. 423 кеше күчеп килгән, 402 кеше районнан чыгып киткән. 130 никах теркәлгән һәм 59 пар аерылышкан.
2012 елның июнь аенда эре предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 17028,9 сум булды, 2011 елның июнь уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда 14,6 процентка артыграк.
ОДН бар кешегә кагыла
Бердәм исәп-хисап үзәге директоры Елена Һадиева торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре хезмәтләренә түләүне исәпләү буенча үзгәрешләр турында сөйләде.
- 1 сентябрьдән РФ Хөкүмәтенең 354 нче карары үз көченә керде, аның нигезендә ОДН беркем дә яшәмәгән фатирлар хуҗаларына да исәпләнеләчәк. ОДН шәхси счетка күрсәтелгән фатир мәйданына пропорциональ рәвештә билгеләнә, - ди Елена Геннадьевна. - Аңлатмалар өчен Бердәм исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була.
Эшлекле киңәшмәне район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Шђџђр хуќалыгында ќылылык булыр

2
X