Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль-мәдәни объектларга яңа сулыш

Дүшәмбе көнне район җитәкчесе Игорь Привалов авылларның һәм шәһәрнең социаль-мәдәни объектларында ремонт барышы белән танышты. Аны социаль мәсьәләләр һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасарлары Павел Миронов, Илнур Йосыпов, баш архитектор Равил Хәбиров һ. б. лар озатып йөрде. Тукталышның беренче пункты Бөрешле булды. Бүген кече торак пунктларны үстерү, төзекләндерү өчен күп нәрсә...

Дүшәмбе көнне район җитәкчесе Игорь Привалов авылларның һәм шәһәрнең социаль-мәдәни объектларында ремонт барышы белән танышты.
Аны социаль мәсьәләләр һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасарлары Павел Миронов, Илнур Йосыпов, баш архитектор Равил Хәбиров һ. б. лар озатып йөрде.
Тукталышның беренче пункты Бөрешле булды. Бүген кече торак пунктларны үстерү, төзекләндерү өчен күп нәрсә эшләнә. Бер түбә астында урнашкан мәктәп һәм клубта җәелдерелгән ремонт эшләре үтәлеше белән "Поток" төзелеш фирмасы директоры Фәнил Нәҗмиев таныштырды. Түбәне яңарту 50% ка башкарылган, иске тәрәзәләр пластикка алыштырылган, яңа ишекләр куелган. Район башлыгы укытучылар, клуб директоры, укучылар белән аралашты, башкарылган эшнең сыйфаты белән кызыксынды.
- Шәкертләр, мөгаллимнәр уңайлы, җылы, якты бинада шөгыльләнергә тиеш, моның өчен барысын да эшләячәкбез, - диде Игорь Анатольевич.
"Авыл клублары" республика программасын үтәү дәвам итә. Аның кысаларында искергән биналарга яңа сулыш өрелә. Бу максаттан Яңабирде авыл клубының фойесында урнашкан китапханәдә плитка салу, керә торган ишекне, тәрәзәләрне алыштыру башкарылган.
- Авыл яшьләре дә, ветераннар да клубка мохтаҗ, ул - аралашу һәм мәдәни тормыш үзәге, биналар үрнәк тәртиптә булырга тиеш, - дип билгеләде И.Привалов.
Монаш авылы мәктәбендә дә уңай үзгәрешләр сөендерә: ашханә һәм фойе идәненә плиткалар салынган, түбә алыштырылган, ишек, тәрәзәләр дә яңа.
- Бездән хәзер сакчыл караш кына сорала, төзекләндерүнең дәвамы булыр дип ышанабыз, - диләр учреждение хезмәткәрләре.
Акътәҗектә Возжайка елгасы аша төзелгән күпердә "Татавтодор"оешмасының җәяүлеләр өчен уңайлы түшәмә салуын күзәткәннән соң, машиналар шәһәргә юнәлде.
Икенче мәктәптә "Резедә" ҖЧҖ хезмәткәрләре фасадны ремонтлау белән шөгыльләнә. 2013 елда бинада капиталь ремонт планлаштырыла: түбә, ишекләр, тәрәзәләр яңартылачак, җылылык системасы һәм суүткәргеч торбалар алыштырылачак, мәктәп территориясен төзекләндерү дә күздә тотыла.
Шәһәрнең 4 нче мәктәбендә Президент программасы нигезендә капиталь ремонт башкарылды. "Резедә" ҖЧҖ директоры Юнес Готин эш фронты белән таныштырды: сәламәтлек, тарихи музей, ветераннар советы, "Патриот" клубы урнашачак кабинетларда төзекләндерү эшләре бара. Актлар залында ремонт тәмамланган.
- Җитмеш елдан артык хезмәт иткән бу бинага яңа сулыш өрелә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырыла, - дип билгеләде мәктәп директоры Фәнүзә Яковлева.
Ат спорты базасында "Поток" ҖЧҖ бригадасы җылыту системасы һәм су торбалары үткәрү белән мәшгуль. Атлар тоту урыны буенча экскурсия ясалды.
- Базаны саклап калу сезнең кебек энтузиастларга, үз эшен һәм хайваннарны чын күңелдән яратучыларга гына мөмкин. Атларны уңай шартларда асрау, туендыру мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтербез, - дип ассызыклады И.Привалов.
Шәһәрнең 10 нчы балалар бакчасында, сәнгать мәктәбендә һәм иҗат үзәгендә дә шул ук төзелеш җәмгыяте бина түбәләрен һәм электрүткәргечләрне яңарту белән шөгыльләнә. Эшләр тәмамлану стадиясендә.
Өченче мәктәптә "Уңайлы мохит" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләр дәвам итә. Мондый чаралар мөмкинлекләре чикләнгәннәргә учреждениегә тоткарлыксыз керүне тәэмин итә. Тикшерү барышында "Резедә" фирмасының куелган бурычларны сыйфатлы үтәве билгеләнде.
Социаль-мәдәни объектларга яңа сулыш өрелә икән, димәк районның киләчәге бар.
Ф.Вахриева
Р.Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск вакыйга Менделеевскяналыклары

2
X