Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигать белән гармониядә

29 апрельдә Бондюг егете Александр Максютин үзенең олуг юбилеен билгеләде. Ул завод эшчеләренең күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллыкны тәмамлагач, әти-әниләре үрнәгендә цехка эшкә килә. Аннан хәрби хезмәткә чакыру алгач, Польша җиренә юллама белән армия сафларына озатыла. Танк батальоны командиры, сержант Александр Андреевич ул еллар хатирәләрен әле дә искә ала....

29 апрельдә Бондюг егете Александр Максютин үзенең олуг юбилеен билгеләде.
Ул завод эшчеләренең күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллыкны тәмамлагач, әти-әниләре үрнәгендә цехка эшкә килә. Аннан хәрби хезмәткә чакыру алгач, Польша җиренә юллама белән армия сафларына озатыла.
Танк батальоны командиры, сержант Александр Андреевич ул еллар хатирәләрен әле дә искә ала.
Туган йортына әйләнеп кайткач, А.Максютин эшче яшьләр мәктәбендә белем ала, аннан Казан химия-технология институтында читтән торып укый. Химия предприятиесендә 20 елга якын эшли, механик, берләштерелгән цех начальнигы, участок начальнигы була. Ул җитәкчелек иткән коллектив нәтиҗәле эшли, зур җаваплылык тоеп хезмәт куючылар арасында М.Некрасов, А.Муравьев, В.Гыйләҗетдинов, М.Хәбибуллин һәм башкалар була.
- Цехларда җиһаз иске, еш сафтан чыга, кайвакыт төнлә дә эшкә чакырып алалар иде. Күмәк көч белән алга куелган бурычны үтәргә тырыштык, - дип хатирәләр белән уртаклаша А.Максютин.
Хезмәт биографиясенең икенче этабы "Прикамнефть" белән бәйле аның. 14 ел буена А.Максютин Тын таудагы су бүлеп бирү заборында җитәкче була. Халык телендә бу объектны "стакан" дип атыйлар. Ул еллардагы яшүсмерләр кичләрен аңа кадәр барып җитсәләр дә, аның билгеләнеше турында уйланмаганнардыр.
- Ул нефть объектларын су белән өзлексез тәэмин итү һәм иң мөһиме - ул суны чистарту өчен файдаланылды, - дип аңлата ветеран. Чистарту бүлеген үткәннән соң су күз яше кебек чистарып чыга иде. Технология буенча шул таләп ителде.
Александр Андреевич кечкенәдән шахмат уены белән мавыга. Аны китап-журналлар ярдәмендә үзлегеннән өйрәнә. Һәм ярты гасырдан артык аңа тугрылыклы булып кала.
- Шахмат уйнаудан канәгатьләнү хисе алам. Аның белән шөгыльләнгәндә вакыт үткәне сизелми...
Ю.Дюжакин, Р.Абдрашитов, Н.Прохоров һәм башка шахматчылар Александр Андреевич өчен фикердәшләр, уен буенча партнерлар. Ул үзе уйнап кына калмый, башкаларны да өйрәтә, бу уен серләренә төшендерә, "Химик" спорт комплексында 8 нче балалар бакчасының ике төркеме һәм бер зурлар төркеме белән күнекмәләр үткәрә. Тәҗрибәле тренер кул астында 52 бала сәнгать булып танылган уенга өйрәнәләр.
А.Максютинның күңеленә тагын бер шөгыль - табигатьтә булу бик якын. Ул гөмбә, җиләк җыярга, балыкка йөрергә ярата. Үз-үзе һәм табигать белән гармониядә булу - ветеран гомере буена шушы принципка нигезләнеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Табигать белђн гармониядђ