Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигать торышы һәрберебезгә бәйле

Әйләнә-тирә мохитнең торышы безнең корреспондентның ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе начальнигы Айрат Насыйбуллин белән әңгәмә темасы булды. - Айрат Әхмәевич, Менделеевск районы Кама буе идарәсе карамагында булган җиде районның берсе. Узган елда экология линиясе буенча инспекцияләр еш булдымы? - Дәүләт экология күзәтчелеге кысаларында табигатьне саклау закончалыгын үтәүгә 20...

Әйләнә-тирә мохитнең торышы безнең корреспондентның ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе начальнигы Айрат Насыйбуллин белән әңгәмә темасы булды.
- Айрат Әхмәевич, Менделеевск районы Кама буе идарәсе карамагында булган җиде районның берсе. Узган елда экология линиясе буенча инспекцияләр еш булдымы?
- Дәүләт экология күзәтчелеге кысаларында табигатьне саклау закончалыгын үтәүгә 20 тикшерү уздырылды. Шуларның бишесе - прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә. 18 хокук бозу очрагы ачыкланды. Район буенча штрафлар суммасы 800 мең сумнан артты. 18 миллион сумлык экологик зыян булдырылмый калынды.
- Атмосфера һавасы торышы ничек?
- Шәһәрдә атмосфера һавасы торышы тотрыклы, аның начараюына тенденция күзәтелми. Предприятиеләр атмосферага 2,011 тонна пычратучы матдәләр чыгарды. Чагыштыру өчен: Әлмәттә - 48,33 мең, Түбән Камада - 61, Яр Чаллыда - 26 мең тонна. Менделеевскида бер яшәүчегә исәпләгәндә стационар чыганаклардан ташланучы пычратучы матдәләрнең чагыштырма авырлыгы - елына 68 кг.
Узган елда идарәнең экология контроле лабораториясе 47 проба алды. Атмосфера һавасының норма чикләрен узуы күзәтелмәде. Менделеевск районы территориясендә атмосфера һавасының торышына ике химия заводы, ТР буенча Роспотребнадзор лабораторияләре тарафыннан һәм безнең идарәнең аналитика контроле махсус инспекциясе көче белән даими күзәтүләр алып барыла. Район буенча гомуми пычратуларның 44%ын автотранспорт газлары тәшкил итә. Профилактика максатында даими "Чиста һава" операциясе үткәрелә.
- Әйләнә-тирә мохитнең алыштыргысыз өлеше һәм куллану средствосы буларак су да кеше тормышында мөһим роль уйный.
- Менделеевскиның күп өлеше Турай суалгычыннан Кама буе суы белән тәэмин ителә. Ул "Менделеевсказот" предприятиесенең махсус станциясендә эчәргә яраклы сыйфатка чистарту үтә. Шәһәргә эчәргә яраклы су бирү резервы Карпов ис. химзаводта бар. Шәхси сектор артезиан суы белән тәэмин ителә.
Авылларда кайбер җир астыннан су алу корылмалары, челтәрләр таушалган. Табигатьне саклау чаралары, агынты суларны чистарту технологияләрен үтәү нәтиҗәсендә аларны чистарту дәрәҗәсе артты, суга пычратучы матдәләр азрак ташланды.
Түбәндәге бурычлар экология проблемаларын хәл итәргә, су ресурсларын рациональ файдаланырга мөмкинлек бирә: яңгыр сулары канализациясе һәм чистарту корылмалары төзү, таушалган челтәрләрне алыштыру, авыл җирлекләрендә артезиан скважиналары зоналарын бүлеп алуны торгызу һәм башкалар.
- Яз җитү белән тагын бер экологик проблема - санкцияләнмәгән чүплекләр күренә.
- Шунлыктан ел саен санитария-экология икеайлыгы үткәрелә. Аның барышында шәһәр һәм авыллар территорияләрендә, яр буе полосаларында, гаммәви ял итү урыннарында, бакчачылык һәм гаражлар ширкәтләрендә, шәхси секторда калдыкларны санкцияләнмәгән түгү фактларын ачыклау, кисәтү һәм бетерү буенча чаралар күрелә.
Чүп түгү урыннары мониторинг системасына кертелә. Узган ел районда шундый 18 урын ачыкланган. Һәр экологик проблема вазифаи һәм көнкүреш, кешенең шәхси җаваплылыгы өлкәсендә тора, димәк, безнең һәрберебезгә бәйле.
- Шунлыктан экологик тәрбия мәсьәләсен күтәрергә кирәктер. Чөнки табигатькә, аның сакчыллыгына мөнәсәбәт балачактан салына.
- Экологик белем бирүдә, тәрбиядә, мәгълүмат-агарту эшчәнлегендә катнашу - безнең эш юнәлешләренең берсе. Без Бердәм экология дәресләрендә катнашабыз, Балалар иҗаты үзәге каршындагы балалар экология оешмалары белән хезмәттәшлек итәбез. "Минем мәктәбемнең сәламәтлеге" проектын тормышка ашыру кысаларында 1 нче мәктәпкә һәм Балалар иҗаты үзәгенә ионлаштыручы нурларның, тавыш пычрануы, болганчыклыкны һәм минералларның концентрациясен үлчәүләрне үткәрергә мөмкинлек бирүче мәктәп экология мониторингы җиһазлары тапшырылды. Ел саен Экология министрлыгы тарафыннан "Эколидер", "Кеше һәм табигать" бәйгеләре үткәрелә. Узган ел "Менделеевсказот" ҖЧҖ һәм "Менделеевские новости" газетасы җиңүчеләр булды.
Татарстан Республикасында Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик культура елы иң актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр, әйләнә-тирә мохит проблемаларына гомуми игътибарны җәлеп итәр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Экология елы