Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган якның китмәс кошлары

Гөлшат Гыйләҗева Җәй айларында Ушков күлендә яшәүче пар аккошлар үтеп йөрүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Җырларда җырланган, әкиятләрдә сөйләнгән бу гүзәл кошлар зәмһәрир кышны да җылы якларда түгел, ә туган җиребездә үткәрә. Аларның кайда һәм нинди шартларда яшәве белән хәбәрчеләребез кызыксынды. Алты ел элек биредә бер генә аккош яши. Яралы...

Гөлшат Гыйләҗева
Җәй айларында Ушков күлендә яшәүче пар аккошлар үтеп йөрүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Җырларда җырланган, әкиятләрдә сөйләнгән бу гүзәл кошлар зәмһәрир кышны да җылы якларда түгел, ә туган җиребездә үткәрә. Аларның кайда һәм нинди шартларда яшәве белән хәбәрчеләребез кызыксынды.
Алты ел элек биредә бер генә аккош яши. Яралы килеш Менделеевск аучылары тапкан бичара кошны Карпов ис.химия заводының сак хезмәте начальнигы Шәйхулла Измаилов "үз канаты астына ала". Шул көннән башлап аккошлар турында кайгырту химзаводның иминлек хезмәткәрләре вазыйфаларына күчә. Өч ел элек Шайхулла Касимович инициативасы белән Казан зоопаркыннан тагын бер кош юнәтәләр. Кайтканда чем кара булган "егет" тора-бара ап-ак төскә кергән.
Автомобиль йөртүче Раил Фәйзуллин кошларның яшәеше турында сәгатьләр буе сөйли ала. Күл өсте боз белән каплана башлагач, бу гүзәл пар элекке "Коммуна" клубы бинасындагы бүлмәгә керә. Аларның астына калын итеп пычкы чүбе түшәлгән. Азык мәсьәләсендә кыенлыклар юк, ди Раил абый. Аккошлар йорт кошлары кебек катнаш азык, сохари, яшел чирәм ашый. Ә иң яратканы балык.
Тереклек чыганагы - суны Раил Фәйзелхак улы Тойма елгасыннан ташый. Таздагы 20 литр су аккошларга бер тәүлеккә эчәр өчен дә, коену өчен дә җитә икән.
Аккошлар үз парларына мәңгегә тугры калучы кошлар.Узган ел алар нәсел чыгарган, ләкин аны саклап кала алмаганнар.
"Җәен алар күлдән балык тотып ашыйлар, яр буеннан яшел чирәм йолкыйлар. Ләкин барыбер катнаш азык биреп торам. Тагаракны бау белән бәйләп суга җибәрәм дә, ашаткач алып куям," дип сөйли Раил Фәйзуллин.
Ә тиздән, бик тиздән алар кышкы тозактан ычкынып, табигать кочагына чыгачак. Кояш тагын да ныграк җылытып, боз катламы эрүгә мәхәббәт кошлары тагын күлгә төшә. Аклык, сафлык, тугрылык символы булган бу гаҗәеп кошлар туган ягыбызда үзләрен яхшы хис итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Экологик культура џђм табигатьне саклау елы