Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннарның күңеле картаймый

1 октябрьдә көннең икенче яртысында шәһәр Советы депутатлары яшәү урыннары буенча ветераннарга үз сайлаучылары белән җылы очрашулар оештырдылар. Сәнгать мәктәбендә бәйрәм концерты программасын педагоглар һәм аларның шәкертләре чыгышлары ачты. Чара барышында алып баручы Елизавета Уткина тантана геройларына тәбрикләү сүзләре юллады. Почетлы кунакларны район җитәкчесе Игорь Привалов котлады. "Юность" район мәдәният...

1 октябрьдә көннең икенче яртысында шәһәр Советы депутатлары яшәү урыннары буенча ветераннарга үз сайлаучылары белән җылы очрашулар оештырдылар.
Сәнгать мәктәбендә бәйрәм концерты программасын педагоглар һәм аларның шәкертләре чыгышлары ачты. Чара барышында алып баручы Елизавета Уткина тантана геройларына тәбрикләү сүзләре юллады. Почетлы кунакларны район җитәкчесе Игорь Привалов котлады.
"Юность" район мәдәният йортында халык күпләп җыелды. Һәм бу юкка түгел. Шәһәрнең иске өлешендә нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яши.
Алып баручылар Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоровның котлау сүзләре белән үрелеп барган концерт программасы залга җыелганнарның күңел кылларын тибрәтте. Ветераннар һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршыладылар.
Сигезенче төрдәге коррекция мәктәбендәге очрашу да җылы тәэсирләр калдырды. Анда бәйрәм уңаеннан Тын Тау бистәсенең өлкән яшьтәге кешеләре генә түгел, элеккеге коллегалары да чакырылды. Балалар сәнгать мәктәбе шәкертләре концерт әзерләде.
Өченче микрорайон буенча шәһәр Советы депутатлары да ветераннарны игътибарсыз калдырмады. 3 нче мәктәп укучылары алар өчен концерт күрсәтте. Һәр учреждениедә җыелганнарга бәйрәм табыны артында сый-хөрмәт әзерләнде. Халык депутатлары Дамир Шәмсин, Ринат Габдуллин, Юнес Готин, Мөслим Гилёв, Геннадий Парамонов, Фирдис Абдрахманов, Эдуард Минсадыйров, Илдар Шәвәлиев, Илсөяр Гобәйдуллина һ. б.лар ярдәме белән мондый мөмкинлек булдырылды. Ветераннар очрашуны оештыручыларга ихластан рәхмәт белдерделәр.
- Безне җылы каршылаганыгыз һәм күңелле концерт күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, - ди химия заводы ветераны Николай Костин.
- Сигезенче төрдәге коррекция мәктәбе исәбендә изге эшләр шактый. Алар безне ел саен игътибарсыз калдырмыйлар, - диләр педагогик эшчәнлек ветераннары Валентина Ильина, Айрат Гобәйдуллин һәм мәгариф учреждениеләрендә 22 еллык эш стажы булган медицина хезмәткәре Маргарита Колобанова.
- Яшь вокалчы Ләйсән Шәймәрдәнованың чыгышыннан канәгать калдык. Аның таланты һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади сәләте киләчәктә дә менделеевлыларны шатландырсын, - дип ихлас күңелдән үз фикерен белдерде хезмәт ветераны Иван Седунов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Ветераннарныћ књћеле картаймый