Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елга – яхшы кәеф белән

31 декабрьдә бәйрәм концертында Менделеевскида яшәүче дүрт яшьлек Артур Зәйдуллин бер кап туңдырма отты. Ул Кыш бабайның борынының нинди төстәлеге турындагы соравына дөрес җавап бирде. Кызыл һәм зәңгәр төсләрне барысы атаса да, Кыш бабайның яз көне борыны алсу төскә керүен Артур гына әйтте. - Ул үсеше ягыннан яшенә караганда акыллырак,...

31 декабрьдә бәйрәм концертында Менделеевскида яшәүче дүрт яшьлек Артур Зәйдуллин бер кап туңдырма отты.
Ул Кыш бабайның борынының нинди төстәлеге турындагы соравына дөрес җавап бирде. Кызыл һәм зәңгәр төсләрне барысы атаса да, Кыш бабайның яз көне борыны алсу төскә керүен Артур гына әйтте.
- Ул үсеше ягыннан яшенә караганда акыллырак, яттан бик күп шигырьләр белә, - ди әбисе Галина Овчинникова.
Ә бәйрәм өстәленә шампан шәрабы Кыш бабайның көнчыгышта яшәгән коллегасының исемен атаган Тәнзилә Малковага эләкте.
Җиңү мәйданында мавыктыргыч уеннарны концерт номерлары алыштырды. Җирле эстрада артистлары кич дәвамында менделеевлыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр һәм яраткан җырларын башкардылар. "Верила, верила, верю" композициясен башкарган Римма Плитманга тамашачылар кушылып җырладылар. Автор-башкаручы Галина Богданова, бу төнне үзәк больницада төнге сменада үткәрергә тиеш булса да, сәхнәгә чыккан.
Менделеевлыларны Яңа ел белән шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов котлады.
- Бүген кызыбыз Мәликәнең туган көне, аңа өч яшь тулды, - дип бүлешә ирле-хатынлы Румия һәм Җәүдәт Миңнегәрәевлар. - Яңа елда хыялларыбызның чынга ашуын телибез, тагын кечкенә кызыбыз Әмирә балалар бакчасына барачак.
Полиция хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, бу көнне дә эшләделәр. Без алардан Яңа елны нинди кәеф белән каршылауларын һәм 2013 елга нинди өметләр баглауларын кызыксындык.
- Кәеф яхшы, пенсиягә чыгарга бер ел кимрәк калды, - дип шаяртты юл-патруль посты службасы хезмәткәре Игорь Парамонов.
Аның коллегасы участковый Иван Егоров сорауга җитди җавап бирде:
- Киләсе елда юлларда исерек машина йөртүчеләр булмасын иде.
Чара фейрверк белән тәмамланды.
Г.Гыйләҗетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевскяналыклары Яћа ел калейдоскобы

2
X