Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәк кушуы буенча

Галиевлар гаиләсе Казан Кремлендә узган "Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре" Хәйрия проектын сәламләү церемониясендә катнашты. - Уйланганнарның барысы да реаль эшләргә әверелә, - диде Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев. - Бу - барлык теләүчеләргә дә узганыбызны күрергә мөмкинлек бирүче җитди...

Галиевлар гаиләсе Казан Кремлендә узган "Мәдәни мирас: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре" Хәйрия проектын сәламләү церемониясендә катнашты.
- Уйланганнарның барысы да реаль эшләргә әверелә, - диде Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев. - Бу - барлык теләүчеләргә дә узганыбызны күрергә мөмкинлек бирүче җитди эш.
Фонд эшчәнлеге нәти-җәләре буенча 2012 елда Хәйриячеләр китабының өченче томы әзерләнде, анда республиканың барлык районнарыннан җиде меңнән артык кешенең исемнәре, оешмалар керде.
Проектны тормышка ашыруга шәхси средстволарын керткән гаиләләр аерым категориядә хөрмәтләнде. Бу көнне Галиевлар - Фәрваз Нурлыгаянович, Лилия Федоровна, Илнар Фәрвазович фондның исемле Рәхмәт хатларын һәм Хәйриячеләр китабын алдылар.
- Тарихи проектта катнашу, - дип билгеләде Лилия Федоровна, - йөрәк кушуы буенча безнең уртак карар иде. Һәркем, шул исәптән оныгыбыз Алтын да, үз өлешен кертте.
Бүгенге көнгә планлаштырган 55 объектның 24 е тапшырылган. Эшләр дәвам итә һәм аларда һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары шђфкатьлелек